Татарстанда 2026 ел башында ипотека кредиты өч тапкыр арткан

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстанда 2026 елның гыйнварында бирелгән ипотекалар саны, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 2,2 мәртәбә арткан, ә аларның күләме акчалата күрсәткечтә – 3,4 мәртәбә, 16 млрд сумнан артып киткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Төбәктә өлешле катнашу килешүләре буенча ипотека бирү 2026 ел башында 3,2 тапкырга арткан. Аның күләме, 10 млрд сумнан артып, 3,6 тапкырга арткан.

«Бу яхшы сигнал, торак базарын кредитлауга ышаныч кире кайта башлады, халыкта кызыксыну югалмады, гәрчә гыйнвар, февраль һәм март бу планда бик үк уңышлы айлар булмаса да», – дип белдерде Гыймаев.

Аның сүзләренчә, ипотека кредитлау үсешендә, аерым алганда, Россия Банкының төп ставканың кимүе чагылырга мөмкин. Февральнең беренче яртысында ул 16% тан 15,5% ка кадәр киметелде.

2025 елда Татарстанда ипотека кредитлау күләме 157 млрд сум тәшкил итте. 2024 елга карата кимү 29% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International