Республика программасы буенча Биектау муниципаль районының Биектау авылында төзүчеләр «Биектау» универсаль спорт залына капиталь ремонт ясыйлар. Оператив башкару 95% тан артып китә.
366 кв.м мәйданда ремонт эшләре бара. Учреждениедә чишенү, душ бүлмәләре, бәдрәф, гардероб, фойе, коридор, тамбур һәм эчке инженерлык челтәрләре яңартылган.
Элегрәк Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча барлыгы 25 объектта ремонт планлаштырылган. Алар «Спорт объектларын капиталь ремонтлау» республика программасына һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Финанслауның гомуми суммасы 1,3 млрд сум тәшкил итә.
ТР ГИСУ фотосы