Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм!
Бу дата көндәлек авыр хезмәтләре белән һәр йортта яшәү өчен уңайлы шартлар тәэмин ителүчеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерүне гәүдәләндерә.
Бүген Татарстанда бу тармакта 27 меңнән артык кеше эшли. Подъездларда һәм ишегалларында чисталык, тәртип, инженер системаларының һәм коммуналь хезмәтләрнең өзлексез эшләве аларның тырышлыгы белән саклана.
ТКХ – ул гаять зур система, тере организм, аның эшчәнлеген даими рәвештә югары игътибар кырында тотарга кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә республикада ел саен торак-коммуналь хуҗалыкны заманчалаштыру буенча күләмле эшләр башкарыла. 2026 елда 706 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак, 99 лифт һәм 250 км чамасы челтәр алыштырылачак, 561 ишегалды төзекләндереләчәк.
Кадерле дуслар!
Тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына шундый катлаулы, әмма кешеләргә кирәкле хезмәтләре, җаваплылыклары, даими рәвештә ярдәмгә килергә әзер булулары, күңел җылысы һәм югары профессионализмнары өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телим. Сезнең һәр көнегез шатлык, позитив һәм тирә-юньдәгеләрнең ихтирамы белән тулы булсын.