Татарстанда 1,494 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

2026 елның 4 апреле, шимбә

Торак төзелеше статистикасы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Торакны файдалануга тапшыру планы 47% ка үтәлгән – 1,494 млн кв. м артык торак файдалануга тапшырылган», – диде министр.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 467 мең кв. м булган 56 күп фатирлы йорт тапшырылган – бу планлаштырылган күләмнең 45% ы.

Социаль ипотека программасы 33% ка гамәлгә ашырылган, 108 йортның 9ы 49 мең кв. метрдан артык мәйданда төзелгән, шул исәптән 3 – Яшел Үзәндә, 2шәр – Чаллыда һәм Яшел Үзән районында, берешәр – Буа һәм Мамадыш районнарында.

Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 978 мең кв. м. торак тапшырылган, бу планның 49% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International