Казанда элекке Александровский балалар приюты бинасын реставрацияләү башланды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Казанда Бутлеров урамындагы элекке Александровский балалар приютын реставрацияләү башланды.

Ике катлы бина 1889 елда архитектор Лев Хрощонович проекты буенча төзелгән, муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты дип танылган.

ТР ГИСУда хәбәр итүләренчә, төзүчеләр сүтү эшләрен башкарганнар, фундаментны ныгытканнар, идән плитәләрен бетонлаганнар. Фасадны төзекләндерү, архитектура элементларын торгызу, эчке бүлмәләрне бизәү, инженер системаларын яңарту, күтәргеч урнаштыру дәвам итә. Объектның оператив әзерлеге 30% тәшкил итә.

Программа буенча шулай ук яңа җиһазлар кайтару, территорияне төзекләндерү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, балалар приюты 1935 елга кадәр эшли. Аннары аны галимнәр йортына тапшырганнар, 1993 елдан объект Татарстан Фәннәр академиясе карамагында исәпләнә. 2014 елдан биредә А. Х. Халиков исемендәге Археология институты урнашкан. Реставрациядән соң биредә «Ватанны саклаучылар» дип аталган СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International