Алексей Песошин: 2025 елда илкүләм проектлар һәм республика программалары буенча 3910 социаль-мәдәни объект төзелде һәм ремонтланды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.

Хисапта республиканың барлык өлкәләрдә, шул исәптән төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта төп үсеш юнәлешләре күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, Татарстанда төзелеш эшләренең югары күләме саклана: 3,5 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, 2026 елга план – 3 млн 175 мең кв. метр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры намуссыз төзүчеләрнең гамәлләре фактларын исәпкә алып, индивидуаль торак төзелешенә контрольне көчәйтү кирәклегенә игътибар итте.

Алексей Песошин искәрткәнчә, илкүләм проектлар һәм Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча формалаштырыла торган 48 республика программасы кысаларында социаль-мәдәни өлкәдә 3 910 объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Бу максатларга 166 млрд сум бирелгән.

Капремонт программасы буенча 882 күпфатирлы йорт ремонтланган. Республикада яшәүче 200 меңнән артык кешенең торак шартлары яхшырды. «Безнең ишегалды» программасы буенча 677 ишегалды территориясе яңартылган. 63 җәмәгать урыны, шул исәптән 44 парк һәм сквер төзекләндерелгән. Әлеге максатларга күчә торган акчаларның шактый күләмен исәпкә алып, муниципалитетларның бурычы аларны киләчәктә тиешенчә тотуны тәэмин итү.

Агымдагы елда 3 565 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга 146,5 млрд сум юнәлтү планлаштырыла.

Докладта коммуналь инфраструктураның торышы, предприятиеләрнең зыянлы булуы һәм квалификацияле кадрлар кытлыгы мәсьәләсе кискен булып калуы турында әйтелде. «Ул тулаем торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфатын яхшырту зарурлыгы белән тыгыз бәйләнгән, бу һичшиксез тарифлар дәрәҗәсендә чагыла. Димәк, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмаларның инвестицион программаларны нәтиҗәле үтәвенә, шулай ук челтәрләрне һәм җиһазларны торгызуның заманча ысулларын куллануына зур игътибар таләп ителә», – дип ассызыклады ТР Премьер-министры. – Реконструкция темпларын арттыру өчен, шул исәптән тариф чыганаклары хисабына формалаштырыла торган инвестиция программалары акчалары белән беррәттән, коммуналь инфраструктураны заманчалаштыруга федераль һәм республика программалары буенча өстәмә рәвештә 12,6 млрд сум бүлеп бирелде, шуның 10 млрд сумы республика бюджеты хисабына».

Гомумән алганда, 419 км инженерлык челтәре, 25 су башнясы, 15 канализация-насос станциясе, 2 биологик чистарту корылмасы, 7 котельный алыштырылган.

«Шуның белән бергә, коммуналь челтәрләрнең һәм җиһазларның агымдагы торышы аларны реконструкцияләү буенча эшләрнең күләмен тагын да арттыруны таләп итә. Шуңа күрә 2026 елда ресурс оешмаларының инвестиция программалары акчалары белән беррәттән 12,5 млрд сум күләмендә бюджет финанславы сакланып калган», – дип хәбәр итте А. Песошин.

ТР Рәисе матбугат хезмәте фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International