29 августта «Тулпар» стадионында «Татарстан Республикасы Төзүчесе кубогы» корпоратив футбол турниры узачак.
Чараның максаты – массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү.
Турнирда төзелеш һәм подряд оешмалары, проект институтлары, төзелеш материаллары җитештерүчеләр һәм тармакның башка предприятиеләре вәкилләре катнаша ала.
Тулырак мәгълүматны 8-843-259-11-67 телефоны буенча алырга мөмкин.