Яшел Үзән районының Әйшә авылында мәктәп ремонтланган

2026 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Республика программасы буенча Яшел Үзән районының Әйшә авылында урта белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясалган.

Гомуми мәйданы 4085 кв. м булган бинада шактый күләмле эшләр башкарылган: инженер системалары алыштырылган, яңа тәрәзәләр куелган, биналар бизәлгән. Проект буенча мәктәп яңа җиһазлар, инвентарь белән тәэмин ителгән. Подряд оешмасы шулай ук тирә-як территорияне төзекләндерде.

2026 елда федераль һәм республика программалары кысаларында Татарстанда 6,8 млрд сумнан артык гомуми суммага 63 гомуми белем бирү учреждениесе ремонтланачак. Шул исәптән 18 муниципаль берәмлектә 36 мәктәп – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча, 6 объект – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча һәм 21 объект республика программасы буенча.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International