Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 64 процентка үтәлгән

2026 елның 1 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

«Агымдагы елда 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Программа кысаларында шулай ук Казан шәһәренең, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарының 57 торак йортында 126 лифт алмаштыру планлаштырыла.  Программаны финанслау күләме 11,192 млрд. сум тәшкил итә», – диде Дамир Шәйдуллин.

Министрның беренче урынбасары мәгълүматлары буенча, 537 ККДда капремонтка керешкәннәр, 128 йортта эшләр тәмамланган. Калган объектлар буенча проект документациясе раслана һәм материаллар сатып алына.

Программаның гомуми үтәлеше 64% ка җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International