Минзәләнең Садак микрорайонында яңа күп профильле «Мирас» гимназиясе барлыкка килде

2026 елның 31 июле, җомга

Минзәләнең Садак микрорайонында 500 урынлык «Мирас» күп профильле гимназиясе төзелгән.

Гомуми мәйданы 8609 кв. м булган өч катлы бина төзелеше 2025 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы уңаеннан башланган. Яңа гомуми белем бирү учреждениесендә сыйныфлар интерактив панельләр һәм җиһаз белән тәэмин ителгән. Цифрлы панельле иркен актлар залы 200 кешегә исәпләнгән.

Ашханәдә кайнар ризык әзерләү өчен заманча җайланмалар урнаштырылган, монда бер үк вакытта 250гә кадәр укучы туклана ала.

Мәктәп территориясендә 11 спорт зонасы, шул исәптән йөгерү урыны, волейбол, баскетбол һәм футбол мәйданчыклары бар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда агымдагы елда 8,570 млрд. сумнан артык финанслау белән 7 мәктәп төзү планлаштырылган. Эшләрнең гомуми үтәлеше хәзер 80% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International