Татарстан Республикасында 2014 елда авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча 529 торак йортның 3858 торак урынында яшәүче 9464 кешене күчерү күз алдында тотыла.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Чара гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катншаты.
Ирек Фәйзуллин искә төшергәнчә, социаль ипотека программасы буенча 2014 елда 6483 фатирлы 123 торак йорт файдалануга тапшырылачак, гомуми мәйданы 383 мең кв. метр тәшкил итәчәк.
5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә килгәндә исә, 2014 елда бу максатларга 122 млн. сум каралган, 2015 елда - 128,1 млн. сум. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, җыелма исемлеккә 824 гаилә кертелгән, 2014 елда 45 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
“Беренчел медицина-санитария ярдәменең сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, аларга агымдагы һәм капиталь ремонт ясау” программасы республиканың 45 муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырылачак. Бу программага 2014 елда 330 млн. сум бүлеп бирелгән.
Моннан тыш, универсаль спорт мәйданчыклары төзү эше дәвам итәчәк. Бу программа шулай ук барлык муниципаль районнарда да гамәлгә ашырылачак. Якынча 340,5 млн. сумга 177 спорт мәйданчыгы төзү карала.
2014 елда Татарстанда яңа социаль программа – балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау программасы башлап җибәреләчәк. Программаны финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итәчәк. 2014 елда 13 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясалачак.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау программасы 2014 елның сентябренә тәмамланачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясауны уку елы тәмамланган чорга бетерергә кирәк дип саный – савыктыру лагерьлары балаларны кабул итүгә әзер булырга тиеш. Бу программаны гамәлгә ашыру өчен шактый көч куярга кирәк булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.
Законнарны бозып рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә кире кайтару эше турындагы нотык белән Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда агропросәнәгать комплексы үсеше турында хәбәр итте. Җыелма авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2013 елда 157 млрд. сум тәшкил иткән, шулай ук ул җитештерү буенча уңай динамикалы муниципаль районнарны да атады (2012 ел белән чагыштырганда). Болар – Тукай, Зеленодольск, Азнакай, Әтнә, Әлмәт, Баулы һәм башкалар. Тискәре динамикалы районнар арсында – Чирмешән, Питрәч, Нурлат, Яңа Чишмә һәм башкалар.
Марат Әхмәтов шулай ук билгеләп үткәнчә, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре, 2013 елда җәй коры килүгә карамастан, кредитор бурычлары буенча йөкләмәләрне өчтән бергә кыскарта алды.