Бүген Балтачта Рөстәм Миңнеханов катнашында социаль ипотека йортын ачу тантанасы булды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген Балтач бистәсендә Каенлык урамындагы 2а номерлы 12 фатирлы йортны файдалануга тапшыру тантанасы булды. Ул социаль ипотека республика программасы кысаларында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Өч катлы бер подъездлы яңа төзелештә күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм «Арендалы торак» программасында катнашучылар яшәячәк. Барлык фатирлар да чиста бизәлештә файдалануга тапшырыла, ике контурлы җылыту казаннары, сантехника, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.

Дәүләт торак фондының агымдагы елга инвестиция планы Татарстанда гомуми мәйданы 161,7 мең кв. м булган 3274 фатирлы 35 йорт төзүне күздә тота. Хәзерге вакытка план 93% ка үтәлгән.

Социаль ипотека республика программасы 2005 елда старт алды һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – гражданнарның торак белән тәэмин ителешен арттыруны үтәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International