Республика программасы буенча Җәлил бистәсендәге Сарман үзәк район хастаханәсенә капиталь ремонт ясалды.
Өч катлы бинада төзүчеләр 2 400 кв. м. мәйданлы бинаны ремонтлаганнар. Биредә балалар, диагностика, хирургия, стационар, терапия бүлекләре һәм операция блогы яңартылган.
Шулай ук түбә ябу, фасад һәм бизәү эшләре башкарылган, эчке инженерлык челтәрләре, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Моннан тыш, программа кысаларында яңа медицина җиһазлары куелган һәм урнаштырылган. Бинада халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Үзәк район хастаханәсендә үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәсендә медицина персоналының эше һәм пациентларның тору шартлары яхшырды.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда капиталь ремонт буенча федераль һәм республика программаларына 3,424 млрд сум финанслау белән 226 медицина объекты керде. Шулардан 37 муниципаль берәмлектә 151 объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын яңарту» федераль программасы буенча ремонтланган: 117се – фельдшер-акушерлык пункты, 17 участок хастаханәсе һәм амбулаториясе, 17 сырхауханә.
«Балаларга сөт тукландыру пунктларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча 27 муниципалитетта 56 объект яңартылган.
Медицина стационарларын ремонтлауның республика программасы буенча 19 объектның 16сында эшләр тәмамланган.
ТР ГИСУ фотосы