Илдар Халиков үз чиратында, “Татарстанлыларның сәламәтлеге” дип аталган проект фундаментына өстәлгән тагын бер “кирпеч” дип атады. Бүген медицина хезмәткәрләренең канны саклау һәм аны авыруларга бирергә әзер булу мөмкинлеге бар, диде ул.
Тантаналы чыгышлардан соң үзәкнең символик ачкычын Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев кабул итеп алды. Чарада катнашучылар һавага йөрәк рәвешендәге шарлар очырдылар.
Аннан соң кунаклар яңа бинаны карадылар, кан әзерләү һәм консервацияләү бүлеге белән таныштылар. Вероника Скворцова журналистларга үз фикерләрен җиткерде: “Бу үзәк канның куркынычсызлыгын тәэмин итә, аның сыйфаты берничә этап аша контрольдә тотыла. Вирусология һәм бактериология лабораторияләре бар, заманча экспресс-тестлар кертелгән”. Биредә донорлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган, ял залы, донорларга кан биргәч, яхшы туклануы өчен махсус зал бар, дип аерым ассызыклады ул.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.