Татарстан Республикасы “Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашу турындагы килешүгә беренче булып имза салган

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Бүген РФ Хөкүмәт йортында "Россия гаиләсе өчен торак” программа кысачында эконом-класслы торак төзелешен инженер-техникасы белән тәэмин итү турында килешүгә имза салдылар. Килешүгә имза РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры М.А.Мень, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, генераль директор ҖЧҖ "АИЖК" А.Н. Семеняк салдылар. Татарстан Республикасы килешүгә 58 Россия регионнарынан беренче булып имза салды.
Татарстан Республикасында 2014-2017 ел эчендә 1,5 миллион квадрат метр экономика класслы торак төзергә һәм эксплуатациягә кертергә планнаштырыла.
Киңәшмәгә Министрлар Кабинеты имза салгач расланачак:
- җир өлешен, йорт салучын, торак төзелеше проектларын сайлау тәртибе
- шундый торакны алу хакына ия булган җәмәгать категоряиләренең исемлеге
Сайлау тәртибе РФ 2014 елның 5 маендагы 404 номерлы Хокүмәтенең карары белән расланган критерияләр һәм таләпләр буенча билгеләнә. Күрсәтелгән документ буенча җир өлешләрен, йорт салучыларын, торак төзелеше проектларын сайлау оештырыла, ахырында йорт салучылар белән килешү гыйбарәт булачак.
Проектының шартлары буенча 1 квадрат метрның бәясе 30 меңнән артык булмас.
Программаның тормышка ашыру механизмы йорт салучыларга җир җирен инженре инфраструктурасы белән тәэмин итүенә ярдәмне ниятли, аның 1 квадрат метрның
бәясе 4 меңгә артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International