2014 елның 12 сентябренә Татарстанда 1,6 млн.кв.м. торак, яки елдан 66,5 % кертелде

2014 елның 13 сентябре, шимбә
ТР Дәүләт төзелеш күзәтү испекция 2014 елныд башыннан хезмәт саклау өлкәсендә 714 тикшерү үткәрде.Кагыйдәләрне бозу өчен 374 карарга 13 млн.11 мең сумга штраф салынды.
Бу турында ТР
Хөкүмәт бинасында республика киңзшмәсендә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин тапшырды.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоэлемтәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин тапшыруы буенча 2014 елның 12 сентябрьгә республикада 1 млн.594,3 мең кв.м. торак кертелде. (елгы биреме буенча 66,5%).
Иҗтимагый ипотека буенча республикада 214,9 меж кв.м. уртак мәйданлы 87 торак 3 мең 708 фатирга төзелде.
2014 елга 309 ятим балага фатир бирергә планлаштырылган.Бу максатка 317 млн.135 мең сум бирелә.
Мәктәпкәчә оешмаларында төзү-монтаж эшләре бөтен 53 объектта тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин шулай үк спортмәйданнарны,фап һәм амбулаторияләрне төзү программасы буенча тапшырды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җылыту сезонына аерым игътибар итергә сорады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International