Коллегия 2014 елда ведомствоның эш йомгакларына һәм 2015 елдагы бурычларына багышланды. Чарада Дәүләт корпорациясе генераль директоры – ТКХ реформалауга ярдәм фонды идарәсе рәисе Константин Цицин, Фондның Күзәтү советы рәисе Сергей Степашин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген республикада гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы гамәлгә ашырыла, дип искә төшерде аннары Рөстәм Миңнеханов, авыр программа, әмма бурыч куелган, без эшләргә тиеш. Вәгъдә иткәннең барысын да үтәячәкбез, дип белдерде ТР Президенты.
ТКХ өлкәсендә үтәләчәк мөһим бурычлар арасында ул, торак-коммуналь хуҗалык комплексында тармак эшчәнлегенең халык өчен ачык булуын тәэмин итү максатларында, мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертүне, шулай ук хосусый-дәүләт партнерлыгын куллануны атап үтте.
Республикада гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы гамәлгә ашырылган, дип белдерде утырыш барышында ТКХ реформалауга ярдәм фондының Күзәтү советы рәисе Сергей Степашин. Ул ассызыклаганча, Татарстанда, башка регионнардан аермалы буларак, бу программа кысаларында төзелгән торакка карата кисәтүләр юк. Бу – уңай бәя, дип саный Сергей Степашин.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга килгәндә исә, Татарстан 194 млн. сум күләмендә Фонд акчаларын алу өчен кирәкле шартларны үтәгән, финанслашуны исәпкә алып, бу 1,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, диде Сергей Степашин.
Авария хәлендәге торак темасына кире кайтып, ул, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бу мәсьәләне контрольдә тота, диде. Сергей Степашин сүзләренчә, программаны гамәлгә ашыру өчен акча бар, алар Фондына финанслар арттырылган – өстәмә рәвештә 34 млрд. сум. Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә яңа механизмнарны гамәлгә ашырырга җыеналар – торакны коммерциячел булмаган шартларда – социаль яллауга бирү. Һәм бу очракта сынау регионнарның берсе итеп ул Татарстан Республикасын тәкъдим итә.
Дәүләт корпорациясе генераль директоры – ТКХ реформалауга ярдәм фонды идарәсе рәисе Константин Цицин үз чиратында Рөстәм Миңнехановка 453 млн. сумлык түләү йөкләмәсе тапшырды – авария хәлендәге торак программасын гамәлгә ашыру өчен.
Утырыш барышында чыгыш ясап, Константин Цицин искә төшергәнчә, алты ел эчендә Татарстанда ТКХны савыктыруга 43,6 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән Фонд акчасы – 14 млрд. сум. Бу бик зур акча, дип ассызыклады ул.
Татарстан 2010 елда беренчеләрдән булып күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыра башлады, диде Цицин, бүген күп фатирлы йортларның 65%ына якынына капиталь ремонт ясалган.
Константин Цицин хәбәр иткәнчә, 2015 елның 1 мартында түләүсез хосусыйлаштыру программасы тәмамлана. Бу гражданнарга коммерциячел булмаган шартларда – социаль яллауга торак бирү программасын башлап җибәрергә, шулай ук маневр фонды булдырырга ярдәм итәчәк.
Дәүләт корпорациясе генераль директоры – ТКХ реформалауга ярдәм фонды идарәсе рәисе гражданнарга коммерциячел булмаган шартларда – социаль яллауга торак бирү мәсьәләсе буенча 2014 ел азагына кадәр эш төркеме төзергә тәкъдим итте, анда Фонд һәм Татарстан Республикасы белегечләре керергә тиеш, диде ул. Аның сүзләренчә, бу механизм 2015 ел уртасыннан эшли башлаячак.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.
Утырыш тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов, Сергей Степашин һәм Константин Цицин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.