Әгерҗе муниципаль районында ике спорт мәйданчыклары ачылды

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча яңа спорт мәйданчыклары ачылды.

Район башлыгы Валерий Макаров әлеге микрорайоннарда яшәүчеләрне һәм балаларны тәбрикләп, үсеп килүче буынны спорт белән дус булырга чакырды. Әлеге мәйданчыкларны кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкаруда зур көч куйган  “Мир-Строй“ ширкәте директоры Али Ибраһимов символик ачкычны шушы йортларда яшәүче Илья Герасимов һәм Анастасия Чикуровага тапшырды. Ә балалар, үз чиратларында, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Балалар рәхәтләнеп атынгычта атындылар, спорт корылмаларында шөгыльләнеп күрсәттеләр. Бу көнне “Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәте яшьләре балаларга шарлар бүләк иттеләр. «We Dance» коллективы дәртле биюләрен башкардылар. 

II Гагарин тыкрыгы 1нче йортта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре Наталья Мөхәммәтҗанова һәм Гөлназ Җиһангәрәева уздырган уеннарда балалар җитезлектә һәм осталыкта сыналдылар. 

Гомумән, Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча быел районда өч спорт мәйданчыгы булачак. Аның өченчесе Исәнбайда Белем көнендә ачыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International