Башта Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүче “Фон-Ривьера” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә торак йортның техник регламент һәм проект документациясе таләпләренә туры килүе турында язылган йомгак документын тапшырды. 2-нче номерлы йорт “Симфония” торак комплексында кулланышка тапшырылган беренче объект. Өлешчеләр – 180 кеше. Торак комплекста алга таба 1-нче номерлы йорт кулланышка тапшырылырга тиеш. Ул әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. сегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешләп төзелешнең проблемалы объектлары рәтенә керә, аның төзелеше 2012 елның октябрендә башланган.