Быел Түбән Каманың 128 йортында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районында федераль программа кысаларында күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. 1 август мәгълүматларына караганда, планлаштырылган эш бүгенге көндә 82% ка башкарылган.

2017 елда әлеге программа нигезендә Түбән Камада 128 йортка яңа сулыш өреләчәк.  Эш  барышында  йорт эчендәге җылылык  бирү, электр, кайнар, салкын су  белән тәэмин итү җиһазларын алыштыру, лифтны төзекләндерү, түбә ябу, фасадны яңарту кебек эшләр башкарыла. Әлеге максатлар  өчен  559 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Шунысы да игътибарга лаек:  федераль  программа кысаларында  соңгы сигез ел эчендә Түбән Камада  гомуми исәптән 73% күп фатирлы йортта төзекләндерү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International