Татарстанның Кукмара муниципаль районының Балыклы авылында клубка капиталь төзекләндерү планлаштырыла.
Капиталь ремонт барышында тәрәзәләр алыштырылачак, идәннәр, фасадлар, түбә һәм эчке инженерлык челтәрләре яңартылачак. Шулай ук биналарның эчке бизәлеше дә башкарылачак.
Алабуга үзәк район хастаханәсендә стационарны капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде. Хәзер биналарда мебель урнаштыралар.
Капиталь ремонт барышында стационарның дүрт катлы бинасында эчке бизәү эшләре башкарылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, аз агымлы челтәрләр ремонтланган һәм яңа медицина җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук эчке инженерлык челтәрләре – җылылык, җилләтү, су, электр белән тәэмин итү, канализация тулысынча модернизацияләнгән.
Яр Чаллыда Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының гомуми мәйданы 8320 кв. м. булган уку корпусына капиталь ремонт ясалган.
Капиталь ремонт барышында фасад һәм эчке бизәү эшләре башкарылган, түбә, җылыту челтәрләре һәм инженерлык челтәрләре алыштырылган. Шулай ук җиһазлар сатып алынган.