Яр Чаллыда Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының гомуми мәйданы 8320 кв. м. булган уку корпусына капиталь ремонт ясалган.
Капиталь ремонт барышында фасад һәм эчке бизәү эшләре башкарылган, түбә, җылыту челтәрләре һәм инженерлык челтәрләре алыштырылган. Шулай ук җиһазлар сатып алынган.
Хәзер Кама дәүләт автомеханика техникумында яшьләрне укыту һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Тэглар: Татарстан капремонт