Алабуга үзәк район хастаханәсендә стационарны капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде. Хәзер биналарда мебель урнаштыралар.
Капиталь ремонт барышында стационарның дүрт катлы бинасында эчке бизәү эшләре башкарылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, аз агымлы челтәрләр ремонтланган һәм яңа медицина җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук эчке инженерлык челтәрләре – җылылык, җилләтү, су, электр белән тәэмин итү, канализация тулысынча модернизацияләнгән.
Алабуга үзәк район хастаханәсе стационарын яңарту «Стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Безне шулай ук социаль челтәрләрдә укыгыз https://t.me/Minstroy_RT һәм https://vk.com/msagkh