Яңа төзелештә соципотека хезмәткәрләре, бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм ерак төньяк районнарыннан чыккан гражданнар яшәячәк. Казанның «Салават Күпере» торак районында Наил Юсупов урамы, 4 адресы буенча урнашкан йорт файдалануга тапшырылды. 255 гаилә үз фатирларыннан ачкыч алды, шул исәптән соципотека хезмәткәрләре, бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм ерак төньяк районнарыннан чыккан гражданнар. 17 катлы 3 подъездлы яңа төзелешендә аларның һәркайсы йөк һәм пассажирлар лифты белән җиһазландырылган. Фатирлар чиста бизәкләү эшләренә тапшырыла һәм барлык кирәкле әйберләр: сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, суны, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, шулай ук җылылык регуляторлары белән җиһазландырылган.
2020 елның 16 октябрендә «Федераль экология операторы» Федераль дәүләт унитар предприятиесе «I һәм II класс хәтәрлек калдыклары белән эш итүнең яңа системасы. I һәм II класс хәтәрлек калдыклары белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасына тест уздыра башлау» темасына вебинар уздыра.
Фикер алышу темалары:
Катнашырга чакырыла:
- Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары;
- I һәм II класс хәтәрлек калдыкларын барлыкка китерүче предприятиеләр;
- I һәм II класс хәтәрлек калдыклары белән эш итүче операторлар;
- каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары.
Вебинарда катнашу өчен, event-feo@mail.ru почтасы аша гариза биреп, теркәлү узарга кирәк (Арнаутова Оксана Владимировна, тел. 8-916-072-05-00). Теркәлгәндә исем-фамилияне, исемне, ата исемен, вазыйфаны, белешмә өчен телефон номерын һәм ZOOM системасында үз исемеңне хәбәр итүегез сорала.
Үткәрү вакыты: Мәскәү вакыты белән 9:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр (ZOOM платформасында).
«ЖЭКА» белем бирү компьютер уены буенча кибертурнирда катнашучыларны теркәү бара. Чара дәүләт корпорациясе — ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, «ТР ТКХ сферасында иҗтимагый контроль региональ үзәге» КБП ярдәме белән гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында үткәрелә. Ярышка түбәндәге катнашучылар категорияләре чакырыла: Татарстан Республикасы субъектларының гомуми белем бирү оешмалары укучылары (12 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар); Татарстан Республикасы субъектларының гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары (15 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар). 1 этап – теркәлү. 2020 елның 1 октябреннән 2020 елның 14 октябренә кадәр катнашучылар сайтта теркәлү уза http://igra-jeka.ru/. 2 этап-ярышлар. Теркәлгән катнашучылар 2020 елның 14 октябреннән 2020 елның 15 октябренә кадәр «ЖЭКА»уенын үткәрүдә катнашалар.
Торак төзелеше программалары буенча республикада 2 млн.137 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 72% ы, бу узган ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. 2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 126,4 мең кв. метр тәшкил итә. Биектау һәм Тукай районнарында торак тапшыру планы тулысынча үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан бирле 933 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 308 мең сумлык 125 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 302 оешма әгъзасы тикшерелгән.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча статистика органнарына 110 мең кв. метр мәйданлы 1 мең 866 фатирлы (планның 40,2%ы) 80 йорт буенча хисап тапшырган. Дәүләт торак фонды программасының калган 50 объекты буенча йортларның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 30 объект әзер диярлек, 16 объект уртача әзерлектә, 4 объектта эшләр күп әле.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда 1 млн.317,2 мең кв. метр мәйданлы 177 күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру каралган. Нигездә, бу – иске кагыйдәләр буенча төзелә торган, өлешчеләр акчасына турыдан-туры төзүчеләр тарафыннан җәлеп ителә торган инвестицион торак. Бүгенге көндә 824,7 мең кв.метр мәйданлы 108 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 62,6% ын тәшкил итә. 2020 елда файдалануга тапшырыла торган объектларны төзү стадиясе түбәндәгечә: 55 йорт әзер диярлек, 14 йорт уртача әзерлектә.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2020 елда 1 млн. 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 йорт төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла. 9 октябрьгә 1 млн. 202,5 мең кв. метр мәйданлы 9 мең 250 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 86,6% ын тәшкил итә. 2 атна эчендә динамика 59 мең кв. метр.
Гражданнарны торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме күрсәтү кысаларында 717 гаиләнең торак шартларын яхшырту планлаштырыла. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча Дәүләт торак фонды белән 343 торак урын сатып алу өчен контракт төзегән. 9 октябрьгә 283 торак бинага республика хокукы теркәлгән, ятим балалар белән наем шартнамәләре төзелгән, 21 торак бинага Дәүләт торак фонды хокукы теркәлгән, 4 торак бина буенча әзерлек алып барыла, 35 торак урын файдалануга тапшырылмаган йортларда урнашкан (аларның әзерлеге 90% тан артык).
Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 46 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән. 9 октябрьгә 44 сертификат гамәлгә ашырылган. 9 октябрьгә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча субсидияләр алучылар исемлегенә кертелгән 47 гаиләнең 38енә акчалар күчерелгән. Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 24 гражданга 23 сертификат рәсмиләштерелгән, шуларның 19ы тормышка ашырылган.
Шулай ук министр социаль-мәдәни объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. «Сәламәтлек саклау» тармагында 43 фельдшер-акушерлык пунктының 16сын һәм 7 табиб амбулаториясенең 3сен төзү эшләре тәмамланган.
«Спорт» тармагы буенча 84 спорт мәйданчыгының – 82е һәм 6сының 4 блок-модульле чаңгы базасы төзелгән.
«Мәдәният» тармагында авыл клубларын төзү программасы гамәлгә ашырыла. 12 объектның 6сында эшләр тәмамланган: Аксубай, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә районнары.
«Авыл хуҗалыгы» тармагында 3 сыер абзары төзелгән, 4сендә эшләр дәвам итә. Шулай ук 79 объектның 65 силос-сенаж траншеясы төзелгән.
Авыл җирлекләре Советлары (башкарма комитетлары) биналарын төзү программасы буенча 11 объектның 4сендә эшләр тәмамланган.
Шулай ук 2 программа тормышка ашырыла: җирлек советлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау (11 объект) һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзү (21 объект).
8 октябрьгә җылылык бирү буенча барлык чаралар да тәмамланган. Республиканың барлык торак һәм социаль өлкә объектларына да җылы бирелгән.
Бүген Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү” темасына семинар узды. Парламентарийлар сорауларына Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров һәм республиканың ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов җавап бирде.
"Ел саен депутатлар 15 меңләп мөрәҗәгать карый, шуларның чиреге, ничек кенә булмасын, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла иде, 2019 елда мондый мөрәҗәгатьләр 10% иде, - дип басым ясады Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, семинарны ачып, - бер яктан әлеге тема буенча мөрәҗәгатьләр саны кимү куандыра, димәк, мәсьәләләр хәл ителә дигән сүз, икенче яктан, - депутатлар почтасында алар элеккечә актуаль булып кала, һәм без республика Хөкүмәте һәм иҗтимагый оешмалар белән бергәләп аларны хәл итүгә ирешергә тырышачакбыз".
Лилия Маврина гражданнардан килгән сораулар арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең счетларда дөрес күрсәтелмәве, идарәче компанияләр эшенә һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына, чүп-чар чыгаруга шикаятьләрнең күп булуын билгеләп үтте.
Илдус Насыйров үзенең докладында Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык системасы турында җентекләп сөйләде. «Бу республиканың 30 меңнән артык эшли торган гаять зур тармагы, 1391 оешма гамәлдә, - дип билгеләп үтте ул, - республика, гадәттәгечә, Россия төбәкләре арасында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен халыктан акча җыю күрсәткечләре буенча алда бара - 98%тан артык, быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 1,5%ка кимеде».
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Казаннан (электр һәм газ белән тәэмин итү, үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү, территорияне саклау, домофон, подъездларны җыештыру) килә. Илдус Насыйров сүзләренә караганда, Биектау һәм Югары Ослан районнарында яшәүче гражданнардан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә шикаятьләр саны арткан.
Бүген күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Алты ел дәвамында капремонт дәүләт программасы кысаларында 1 миллионнан артык татарстанлы яшәү шартларын яхшырткан, программаны финанслау күләме 29,66 млрд. сум тәшкил иткән, шуларның 16 млрд. сумы - милекчеләр акчасы. Гражданнарның күпсанлы үтенечләре буенча бер үк йортны берничә тапкыр төрле типтагы эшләр буенча капиталь ремонт программасына кертү мөмкинлеге турында карар кабул ителгән.
Депутатлар чыгыш ясаучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аларның күпчелек өлеше парламентарийлар адресына кергән мөрәҗәгатьләр белән бәйле. Семинар спикерлары һәр конкрет очрак буенча аңлатма һәм консультацияләр бирделәр.
Утырышта транспорт министры Евгений Дитрих, төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Финанс министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре һәм регионнар башлыклары катнашты. Утырыш селектор элемтәсе режимында узды. Киңәшмәне ачып, Марат Хөснуллин Дәүләт Советы Президиумының соңгы утырышында Рәссәй Президенты Владимир Путин ил үсеше өчен торак төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм ел саен кимендә 5 миллион гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртырга тиеш, ә торак төзелеше күләме күрсәткече елына 120 млн.кв. метр тәшкил итәргә тиеш, дип ассызыклады. Марат Хөснуллин утырышта катнашучыларга төзелеш тармагына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча гамәлдәге чаралар турында искәртте. Бу-агымдагы елда банкларда төзелешкә дәүләт контракты өчен кредит алачак (киләсе елга лимитларны җиткерү шарты белән) подрядчы компанияләр өчен дәүләт тарафыннан процент ставкасын компенсацияләү. Мондый ярдәм чарасы граждан объектларын төзү өлкәсендә дә, юл төзелеше өлкәсендә дә гамәлдә.
Без конкурста катнашканнарга – үз эшләренә белемнәрен, осталыкларын, сәләтләрен һәм талантларын салган барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне котлыйбыз! Сайлап алуны узмаган барлык номинантларга да без конкурска карата күрсәткән кызыксынуыгыз һәм тәкъдим ителгән эшләрегез өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык катнашучыларга да һөнәри эшчәнлекләрендә иҗади уңышлар телибез. Жюри карары буенча 2020 елда җиңүче дип табылды:
«Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү турында мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә: «ЕвроМедиа» Халыкара нәшрият йорты күзәтүчесе Табаева Әлфия Юрий кызы;
«Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә: «Татарстан «ДТРК» ФДУПнең Яңалыклар хезмәте корреспонденты Данилова Инна Виктор кызы;
«Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә: «Чишмә хәбәрләре» газетасы корреспонденты Иванова Ольга Анатолий кызы;
«Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал номинациясендә: «Яңа Гасыр» ТРК корреспонденты Хәйретдинова Алия Юныс кызы;
«Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни билгеләнештәге объектлар төзү турында мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә: «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гильманова Гөлгенә Мансур кызы;
«Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни объектлар төзү турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә: «Алабуга Яңалыклар хезмәте» Алабуга муниципаль районы автоном учреждениесе хәбәрчесе Кәримова Әлфинә Тельман кызы;
«Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә: «Татарстан Республикасы» газетасының өлкән корреспонденты Латыпова Вероника Виктор кызы;
«Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә: «Саба дулкыннары» ТРКның чыгаручы мөхәррире Гатауллина Гөлназ Илдар кызы;
«Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт ясау буенча мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә: «Арча хәбәрләре» газетасының иҗади коллективы»);
«Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни объектларны капиталь ремонтлау турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә: «Мөслим» ТВ корреспонденты Фазилова Светлана Виктор кызы;
«Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендә ирешкән казанышлар турында мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә: «Яңа Зәй» газетасы корреспонденты Яруллина Айгөл Зөфәр кызы;
«Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә: «Яңа Гасыр» ТРК «АҖ «Болгар» радиосының мәгълүмат хезмәте мөхәррире Шагабиева Гөлнара Рәсил кызы;
«Татарстан Республикасында заманча торак төзелешен булдыру турында мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә: «Стройэкспертиза» журналы Рычкова Елена Леонид кызы;
«Татарстан Республикасында заманча торак төзелеше булдыру турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал» номинациясендә: «Мамадыш ТВ» иҗат коллективы»;
«Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал» номинациясендә: «Зәй офыклары» газетасы корреспонденты Кашапова Рәзимә Фаттах кызы.
Зәй районының Түгәй авылында мәдәният йорты ачылды. Мәдәният объекты районда республика программасы буенча төзелгән тугызынчы объект булды. Күп еллар дәвамында Мәдәният йорты бинасы матур булмаган бинада урнашкан иде, быел яңа бина төзелде. Авыл халкы әлеге шатлыклы вакыйганы озак көтте. Мәдәният йорты бинасында шулай ук китапханә һәм 50 урынлык концерт залы да урнашкан. Ачылу тантанасында җирле үзешчән артистлар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен алга таба үстерү проекты, шул исәптән торак, офис-производство объектлары һәм сәүдә-күңел ачу инфраструктурасы төзелеше белән танышты.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Фән шәһәре төзелеше планын «Т+Т» архитектура бюросы белгечләре әзерләде. Рөстәм Миңнехановка яңа торак кварталлар проектларын тәкъдим иттеләр, шул исәптән – урта катлы арендалы йортлар, эконом-класслы индивидуаль йортлар. Торак белән беррәттән офислар һәм фәнни-җитештерү үзәкләрен төзү тәкъдим ителә. Әлеге категория күп функцияле комплекс һәм офис-производство кластеры белән тәкъдим ителә.
Шулай ук архитекторлар сәүдә биналары һәм күңел ачу мәйданчыклары мәйданнарын арттырырга тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, тәкъдим ителгән проект Иннополис территориясендә аутлет-авыл төзүне күздә тота.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фән шәһәренең торак фонды, беренче чиратта, биредә эшләүчеләргә юнәлдерелгән булырга тиеш, шуңа күрә торак һәм эш урыннары балансын төгәл үтәргә кирәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты инженер һәм социаль инфраструктура объектларын системалы үстерү кирәклегенә игътибар итте.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде.
Бу хакта тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.
ТР Премьер-министры искәрткәнчә, ТРның элекке төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләячәк.
Алексей Песошин сүзләренчә, республика министрлыкларының яңа җитәкчеләре алдында мөһим бурычлар тора, аларны тиешенчә хәл итү Татарстанның социаль-икътисади торышын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итәчәк.
Марат Айзатуллин республика җитәкчелегенә ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.