ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М.М. Айзатуллинның киләчәк яңа ел бәйрәмнәре белән котлау

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче яңа 2021 ел белән котлыйм. Безнең барыбыз өчен быелгы ел гади генә булмады, әмма без аны лаеклы уза алдык. Без бердәм команда эше һәм һәрберебезнең шәхси катнашуы аркасында ирештек. Без тармакны саклап кына калмыйча, үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне дә үти алдык. Һәм бүген без үз казанышларыбыз белән горурлана алабыз. Яңа мәйданчыкларда балаларның көлүе, яңа йортка күчүчеләрнең бәхетле елмаюлары, ишегалларын төзекләндергән өчен халыкка ихлас рәхмәт – боларның барысы өчен дә сез һәм сезнең колоссаль хезмәтегез. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән безнең шәһәрләр һәм авыллар үсә, яңа торак массивлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт комплекслары, хастаханәләр барлыкка килә. Безнең парклар һәм скверлар күп кенә татарстанлылар өчен шатлыклы эмоцияләр чыганагы булды. Рәхмәт белән билгеләп үтәм, быел без Төзүче исемен расладык.

Кадерле дуслар! Әлбәттә, күп эш башкарылды, әмма тагын да күбрәк эшлисе бар. Бердәм булганда гына без барлык кыенлыкларны җиңеп чыга һәм алда торган бурычларны уңышлы үти алачакбыз. Киләсе елда безгә, республикабыз тормыш өчен тагын да уңайлы булсын өчен, бөтен көчебезне куярга кирәк. Сезгә намуслы, тырыш һәм фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы башлангычлар һәм шатлыклы вакыйгалар чоры булсын! Чын күңелдән зур гаиләбезгә бер-береңә ярдәм итеп, тату яшәүләрен телим. Бәйрәм кәефе, бәхет, гаиләдә тынычлык һәм нык сәламәтлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International