ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Төзелештә нормалаштыру , стандартлаштыру һәм техник бәяләү Федераль үзәге» ФАУ төзелештә актуаль норматив документлар белән барлык теләүчеләрнең аңлаешлы һәм үтә күренмәле эшләве өчен кагыйдәләр җыелмасы Реестрын камилләштерә. Кагыйдәләр җыелмасы Реестры - төзелештә актуаль норматив документлар турында түләүсез мәгълүмат алу өчен бердәм керү ноктасы, дип ассызыклады «Төзелештә нормалаштыру , стандартлаштыру һәм техник бәяләү Федераль үзәге» ФАУ директоры Андрей Басов. 2020 елның 1 августыннан Рәссәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 4 июлендәге 985 номерлы карары үз көченә керде, аны куллану нәтиҗәсендә «Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында Техник регламент» Федераль закон таләпләрен үтәү мәҗбүри нигездә тәэмин ителә. Эзләү җайлы булсын өчен реестрда 985 номерлы карарда күрсәтелгән кагыйдәләр җыелмасы, аларның өлешләре (бүлекләр, пунктлар, рәсемнәр, таблицалар, кушымталар) акцентланган. Хәзерге вакытта КҖ реестрында төзелештә 429 кагыйдәләр җыелмасы бар, шуларның 366сы гамәлдәге документлар һәм 63е гамәлдән чыгарылган. Мәйданчыкта Рәссәй Төзелеш Министрлыгының аларга карата кагыйдәләр һәм үзгәрешләр җыелмасын раслау турында боерыклары урнаштырылган. Шулай ук элек расланган кагыйдәләр җыелмасының актуаль редакцияләре дә басылып чыкты. Реестрдагы Документлар 5 төп бүлек һәм 29 бүлек буенча структуралаштырылган, алар аерым тематикаларга туры килә: инженерлык эзләнүләре, төзелеш, эксплуатацияләү һәм сүтү, механик һәм янгын куркынычсызлыгы, мәгълүмати модельләштерү технологияләре, шәһәр төзелеше һәм башкалар.

ДТИ мәгълүматларына караганда, 2020 елның 6 сентябренә, мониторинг системасына кертелгән 17 мең 270 КФЙ 16 мең 369ына әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу 94,8% тәшкил итә. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматларына караганда, 10 сентябрьгә түбәндәгеләр әзерләнде: - 2 мең 6 объекттан 1 996 сәламәтлек саклау объекты (99,5%);  - 3 мең 390 объекттан 3 356 мәгариф объекты (99%); - 1 мең 951 объекттан 1 943 мәдәният объекты (99,6%);  - 171 объекттан 171 социаль яклау объекты һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (100%);  - 221 объекттан 212 спорт объекты (96%); - 91 объекттан 88 яшьләр объекты (96%). Кайнар линия телефоны: 7 (843) 231-14-10.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә берьюлы берничә спорт объектын ачу тантанасында катнашты.

Казанның Чуйков урамында «Искәндәр» футбол-регби манежы тантаналы төстә ачылды. Видеоконференция режимында тагын Танк урамында (Казан ш.) «Максат» футбол манежы, «Импульс» спорт комплексы (Буа ш.), «Тулпар» бассейнлы универсаль спорт комплексы (Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылы), «Тамчы» (Мөслим авылы) ябык түбәле йөзү бассейны ачылды.

Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук мәртәбәле кунаклар – Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков һәм Россия Спорт министры Олег Матыцин «Искәндәр» футбол-регби манежын карап чыктылар. Бу спорт корылмасының футбол өчен зонасы һәм регби уйнау өчен зонасы, тренажер залы, медицина блогы һәм башкалар бар. Төзелеш 2020 елның гыйнварында башланган булган.

Россия Спорт министры Олег Матыцин барлык татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлады.

Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков, бу вакыйгаларның республиканың массакүләм спорт үсешенә системалы мөнәсәбәтен күрсәтә, диде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Безнең Татарстанда ябык түбәле футбол манежлары төзү һәм анда балаларның ел әйләнәсендә уйный алулары турында хыялыбыз бар иде. Төзүчеләргә бик зур рәхмәт, кыска вакытларда объектларны төзеп тапшырдылар».

бүген ачылучы барлык спорт объектлары - Казан шәһәрендәге «Максат» футбол манежы, «Импульс» спорт комплексы (Буа ш.), «Тулпар» бассейнлы универсаль спорт комплексы (Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылы), «Тамчы» (Мөслим авылы) ябык түбәле йөзү бассейны Рөстәм Миңнеханов белән видеоконференция режимында элемтәгә чыктылар.

Рөстәм Миңнеханов барлык объектларны да тантаналы төстә ачык дип белдерде.

Яңа «Искәндәр» футбол манежында Рөстәм Миңнеханов яшь футболчылар тупларында автограф калдырды.  


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Ул эш сәфәре барышында «Энергетик» мәдәният сараена ясалган капремонтны бәяләде. 

Шәһәрнең иң иске мәдәният сараена ремонт үткән елның язында башланып киткән иде. Төзүчеләр түбәне яңадан япканнар, искергән инженер коммуникацияләрен алмаштырганнар, концерт залын ремонтлаганнар. Шулай ук бинаны яңа сәхнә белән җиһазландырганнар.  

Рөстәм Миңнеханов ремонт эшләре нәтиҗәләре белән танышты, яңартылган мәдәният сараен карап чыкты һәм учреждение хезмәткәләре белән аралашты.   

МС директоры Гөлзадә Рзаева «Энергетик»та уздырылучы шәһәр һәм республика чаралары турында сөйләде: фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар.  

Тамашачылар залы 634 урынлык, тантаналар өчен кече зал да бар.

Аннары кече залда ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы узды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гаилә дәүләтебезнең таянычы булып тора. «Барыгызны да котлыйсым килә. Балалар – безнең киләчәгебез. Бүген яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Шуларның бер формасы – ана капиталы сертификатлары. Хәзер сертификатны беренче бала тугач та алып була. Балаларыгызның шатлык кына китерүләрен телим», - диде ТР Президенты.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгында министр киңәшчесе Ленар Вәлиев рәислегендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Чарада Министрлык, проект һәм үз-үзен көйләүче оешмалар, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Очрашуның төп темасы республика муниципалитетларында төзелеш һәм ремонт эшләренең барышына җәмәгать контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алышу булды. Министрлыкта 2020 елның сигез аенда коррупциягә каршы тору буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Татьяна Титова сөйләде. Моннан тыш, «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруның барышы турындагы доклад белән министр урынбасары Айназ Ярмиев чыгыш ясады. Очрашуда киләсе елга эш планнары да каралды. Сорауларны карау барышында комиссия үз тәкъдимнәрен әзерләде.

Объектны төзү «Спорт тормыш нормасы» федераль программасы буенча алып барылды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов төп кунакларның берсе булды. «Татарстанда бу программа буенча төзелгән өченче объект. Спорт залы матур килеп чыкты,төзүчеләргә рәхмәт. Васильево бистәсендә спортчылар үссен, Татарстан һәм Рәссәйнең горурлыгы булсын дип телим. Әлеге залның ишекләре спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен генә түгел, ә бистәдә яшәүчеләр өчен дә ачык булсын»,- дип ассызыклады Фәрит Мөдәрис улы. Залда волейбол, баскетбол, мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар бар, тренажерлар урнаштырылган. Биредә Васильево укучылары, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм бистәдә яшәүчеләр шөгыльләнер дип планлаштырыла.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында берничә социаль, мәдәни һәм спорт объектында булды. 

Башта капиталь ремонтатан соң Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрын карап чыкты.   

Искәртәбез, театр бинасы 1989 елда төзелгән. Капремонт эшләре 2019 елның мартыннан декабренә кадәр барган. Бу вакыт эчендә 250 урынлык яңа тамашачылар залы, декорацияләр склады, рәссамнар өчен остаханә корылган. Капремонттан соң театр 2019 елның 27 декабрендә ачылган.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер объектта булды. Бу – 98 нче «Калейдоскоп» яңа балалар бакчасы. Учреждение 260 урынлык. Объект 2019 елның октябрендә төзелә башлаган.

Татарстан Республикасы Президенты балалар бакчасын ачу тантанасында төзелешне алып баручы компаниягә сыйфатлы эшләре һәм объектны вакытында тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген безнең балаларыбыз өчен мондый шартлар тудыра алуыбыз бик мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу балалар бакчасы гына түгел, чып-чын мәгариф үзәге дә, һәм бүген барлык балалар бакчаларыбыз да иң югары стандартларга туры килергә тиеш. Шәһәр администрациясе балаларны бакча белән тәэмин итүдә җитди эш башкара. Бу балалар бакчасының бөтен кирәкле таләпләргә туры килүен һәм ата-аналарның өметләрен аклавын телим».

Аннары Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың бер ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләр башкарылуын бәяләде.  Химиклар урамындагы 9 нчы йорт ишегалдының төзекләндерелгән территориясендә машиналар йөрү өлеше, яңа тротуарлар ремонтланган. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук үсеп утырган куакларга һәм агачларга мөмкин кадәр сак булырга өндәде. 

Бүген тагын Татарстан Республикасы Президенты капиталь ремонттан соң  «Нефтехимик» футбол стадионын карап чыкты.

Стадионны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов профессиональ һәм массакүләм спортны үстерүдә яңа спорт корылмаларының әһәмиятен билгеләп үтте һәм «ТАИФ» АҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ җитәкчелегенә шәһәрнең һәм республиканың социаль инфраструктурасына керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.  

«Безнең өчен мондый данлыклы спорт һәм футбол традицияләренең үтәлүе мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бу бөтенләй яңа стадион. Стадионны эксплуатацияләү «Нефтехимик» һәм  «Спартак» футбол клубларының иптәшләрчә матчы белән башланып китәчәк, «Спартак» өчен ветераннары уйный. Спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен дә Түбән Камада да, бөтен республикабызда да барлык шартлар да тудырылсын иде. Иптәшләрчә матчта катнашучыларга яхшы уен һәм җиңүләр телим».

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры игътибар үзәгендә берьюлы өч объект булды. Дүшәмбе көнне безнең шәһәрдә Фәрит Хәнифов рәсми визит белән булды. Ул Рөстәм Нуриев белән бергә Бехтерево авылында мәдәният йортын, шәһәр причалын ачу тантанасында катнашты, шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң Алабуга ишегалдын карады. Министр визиты «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән Нефтьчеләр проспекты, 23 адресы буенча урнашкан ишегалдын караудан башланды. Фәрит Хәнифов төзүчеләрнең эшен бәяләде һәм халык белән аралашты. Аннары мөхтәрәм кунаклар шәһәр причалына юл тотты, анда шулай ук тантаналы шартларда министрга туристлар белән теплоходларны җәлеп итү мөмкинлеге булган урынны күрсәттеләр. Визитның соңгы ноктасы Бехтерево авылы булды. Биредә бүген капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә авыл мәдәният йортын ачтылар. Ачылу тантанасында Фәрит Хәнифов төзүчеләргә һәм подрядчы оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүген, 7 сентябрьдә, Алабугада социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзелгән 81 фатирлы яңа торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) алды. Тиздән 81 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычлар алачак. 10 катлы торак йортның гомуми мәйданы 5418,9 кв. метр тәшкил итте. Бина Автомобильчеләр урамында урнашкан. Объектны төзүче - «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО.


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән күп фатирлы торак йорт ишегалларының берсендә булды.

Ишегалды Шевченко урамында урнашкан. Биредә машиналар йөрү юлын һәм тротуарларның асфальт-бетон өслегенә ремонт ясалган.

Эскәмияләр, чүп савытлары, спорт комплексы торгызылды, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды.

Яшеллекнең бйтенесен саклап калырга тырышканнар.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «Безнең ишегалды» программасы буенча Әлмәт районында быел 52 ишегалды төзекләндереләчәк.

Аннары Татарстан Президентына Әлмәттә элеккеге шәһәр универмагы урынында оештырылган Иҗтимагый мәдәни үзәкне күрсәттеләр. Яңа мәдәни үзәкнең беренче катында мәгълүмати-күргәзмә пространствосы урнашачак.

Икенче катта «Альметрика» интерактив фәнни-танып-белү үзәге урнашачак. «Альметрика» интерактив фәнни-белем бирү үзәгенең төп концептуаль идеясе – метрологиягә һәм халыкара берәмлекләр системасына багышланган интерактив экспозиция булдыру.

Өченче катта лингвистик үзәк урнашачак, анда халыкның төрле яшьтәге төркемнәре югары профессиональ дәрәҗәдә чит телләрне өйрәнә алачак.

4-5 катта заманча җиһазландырылган күп функцияле концерт залы булдырылачак

Рөстәм Миңнеханов дөнья халыкларының музыка кораллары күргәзмәсен карады. Барлык экспонатлар да шәхси коллекционер тарафыннан тупланган. Коллекция Россиядә һәм республикада мондый эчтәлектәге иң зур шәхси коллекцияләрнең берсе булып тора. Ул дөнья халыкларының 624 музыка уен коралыннан тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International