ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Автошәһәрдә мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 296,5 млн сумлык биш балалар бакчасы яңартылачак. Яр Чаллыда агымдагы елда өч балалар бакчасы төзеләчәк, 2021 елда аларны сафка бастыру өчен тагын шуның кадәр үк проектлаштырылачак, дип хәбәр итте Мэриядә узган киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков. Аның сүзләренә караганда, 2020 елда ЗЯБ бистәсенең 19 нчы микрорайонында, Замелекесье бистәсенең 20 нче һәм 25 нче микрорайонында яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шулай ук агымдагы елда 34 нче микрорайонда, Орловка бистәсендәге «Притяжение» торак районында балалар бакчалары проектланачак, тагын ике балалар бакчасы 63 нче комплекста төзеләчәк. Моннан тыш, мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясау программасы буенча Чаллыда 296,5 млн сумга биш балалар бакчасы яңартылачак. Капиталь ремонт дүрт мәктәптә дә узачак (№ 46, № 82, № 2) һәм педагогика көллиятендә дә. Чыгымнар күләме 496,2 млн. сум тәшкил итәчәк.

2019 елда «Социаль ипотека» программасы буенча Яр Чаллыда 63 микрорайонда биш күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган (63/01, 63/11, 63/12, 63/13, 63/15) бу хакта «эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде. Бюджет өлкәсендә эшләүче 1 336 гаилә һәм төзелешкә инвестиция салучы предприятиеләр хезмәткәрләре үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Шул ук вакытта бүген «Социаль ипотека» программасы буенча чиратта торучылар 1 897 гаилә (2019 ел башына – 3 496 гаилә).

Исхаков билгеләп үткәнчә, 63 микрорайонда төзелеш эшләре дәвам итә. 594 фатирлы ике йорт төзелеше башланган. Әлеге йортлар 2020 елда сафка басар дип планлаштырыла.

Конкурс 2014 елдан башлап, төзелештә бәя хасил итү һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендә белгечләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үткәрелә, анда 184 кеше катнашты. Конкурсның төп бурычларының берсе-үз белемнәрен бәяләү һәм профессионал хезмәттәшләреннән тәҗрибә уртаклашу.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы; «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ; «Рәссәй Дәүләт экспертизасы Баш идарәсе» Федераль автоном учреждениесе Казан филиалы; «ТР Төзүчеләр Союзы» Эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе; «КДАТУ» ЮҺБ ФДБМУ.

«Татарстан Республикасының 2020 елның иң яхшы сметачысы» VII Республика һөнәри осталык конкурсында катнашу шартлары: 2020 елның 1 мартына кадәр гариза бирергә; ел саен үткәрелә торган семинарда катнашучылар өчен 20% күләмендә ташлама бирелә; конкурста төзелеш тармагында бәя хасил итү һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендә кирәкле белемнәре булган теләсә кайсы практик белгеч катнаша ала; конкурста катнашучының яше чикләнмәгән. Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында яңа 2020 елда 50 социаль юнәлешле программа гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Республиканың төзелеш тармагы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. 

Республикда торакны гамәлгә кертүне тәэмин итүгә 4 программа юнәлдерелә, болар – социаль ипотека, күп фатирлы йортлар, индивидуаль торак төзелеше һәм аренда торагы төзү программалары.

2019 елда 2 млн. 675,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Казан, Чаллы шәһәрләре, Питрәч, Зеленодольск, Лаеш, Биектау, Әлмәт, Тукай, Арча һәм Кукмара районнары билгеләнгән планны арттырып үтәгәннәр.  

Бүгенгә «Торак һәм шәһәр тирәлеге» программасы буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән берлектә, 2020 елга 2 млн. 979 мең кв. метр күләмдә торак төзелеше буенча программаларны формалаштыру эшен алып бара. Бу үткән елдагыдан 304 мең кв. метрга артык.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ДТФ) 2020 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 205,0 мең кв. метр торак тапшыру карала, бу 77 йорт.

ДТФ объектларын җир кишәрлекләрен бирү инженер инфраструктура өлешендә төзелеш башлауга әзерләү буенча хәлләр түбәндәгечә. Җир кишәрлекләре барлык объектларга да рәсмиләштерелгән. Төзелешкә 75 рөхсәт бирелгән, 75 объект проект-смета документациясе белән тәэмин ителгән.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак төзелеше нигездә (65%)  иске кагыйдәләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең № 480 карары буенча алып барылачак (өлешләп торак төзүчеләр акчаларын җәлеп итеп).

Быел 10 гыйнварга 60 төзелеш алып баручы 1 млн. 283,4 мең кв. м мәйданлы 126 күп фатирлы йорт төзелешен гамәлгә ашыра. 35 йорт әзер диярлек; 59 йорт уртача әзерлектә; 32 йортта эшләр күп әле.

Республикада ел саен 1 млн. кв. м. индивидуаль торак гамәлгә кертелә.

2020 елда барлыгы 721 гаиләне торак белән тәэмин итү карала, 1 млрд 189,2 млн. сум күләмендә. Шулардан 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулар арасыннан булган затлар; 46 күп балалы гаилә, 47 яшь гаилә; 28 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльче.

2020 елда күп фатирлы йортлар капремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми мәйданы 4,5 млн. кв. метр булган 788 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Программада 40 район катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 2020 елда 6 илкүләм проект кысаларында 128 объектны мониторинглаячак. Хәзерге вакытта барлык килешүләр дә төзелгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, федераль законнар кысаларында төзелешкә рөхсәт бирүне көтү вакыты кыскартылган.  


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яңа елда милли проект кысаларында Татарстанның Әлки районында берьюлы дүрт фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» язалар. Яңа Чаллы авылында ФАП төзелешенә республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Ә Иске Матак, Борискино һәм Татар Борнае авылларында фельдшер пунктлары биналарын федераль акчалар хисабына төзиячәкләр. Узган ел Рәссәй Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Юлламасында, медицина ярдәме Рәссәйнең барлык торак пунктларында да мөмкин булырга тиеш, дип белдерде. "Белешмә өчен, 2019-2020 елларда ук төзелергә тиеш һәм, ышанам, инде төзелгән, тагын 1590 табиб амбулаториясе һәм фельдшер пункты төзеләчәк һәм модернизацияләнәчәк», – диде ул.

Бәйрәм көннәрендә, Татарстан Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре Дәрвишләр балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр һәм котлаулар белән килделәр. Балалар йөзендә балкыган елмаюлар, дәртле һәм күңелле кәеф, аларның тормышын бераз яктырак һәм кызыклырак итә алуының иң яхшы дәлиле. Бу бәйрәм көннәрендә барысы да якты вакыйгалар һәм игелекле эшләр көткәндә, бигрәк тә катлаулы тормыш хәлендә калган балалар. Алар өчен әкияти атмосфера булдыру, кайгыртучанлык, җылылык һәм игътибарлылык күрсәтү бик мөһим. Узган ел бик күп игелекле эшләр белән истә калачак. Әмма эшче һөнәрләрнең 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны аеруча билгеләп үтәсе килә.


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне якынлашып килүче яңа 2020 ел белән чын күңелдән котлыйм. Безнең республика өчен дә, бөтен ил өчен дә узган ел зур эш һәм әһәмиятле вакыйгалар белән тулы булды. Без яхшы нәтиҗәләргә ирешә алдык, аларга таянып, ышанычлы рәвештә алга барырга мөмкин. Тырыш хезмәт куйган, киләчәктә дә кече һәм зур Ватаныбыз үсешенә үз өлешен кертергә әзер булучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Яңа ел сезнең өчен уңышлы башлангычлар һәм шатлыклы вакыйгалар чоры булсын! Якыннарыгыз һәм дусларыгызны саклагыз, аларга көн саен җылылык һәм кайгыртучанлык бүләк итегез! Бәхет, уңышлар, нык сәламәтлек!


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы торакны файдалануга тапшыру буенча йөкләмәләрне үтәде. Илкүләм проект һәм Рәссәй Төзелеш министрлыгы белән килешү параметрлары нигезендә 2 млн 675 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Яңа фатир ачкычларын 109 өлешче алачак. Яшел Үзәндә өч елдан артык көткән Төзүчеләр урамында проблемалы торак йорт төзелеше тәмамланды. 26 декабрьдә файдалануга тапшыру турында акт имзаланды. Яңа фатир ачкычларын 109 өлешче алачак. Шулай итеп, йорт Татарстанда узып баручы елда файдалануга тапшырылган озак төзелешләр саны буенча сигезенче йорт булды. Әлеге йортта индивидуаль җылытылган ике подъезд һәм 88 фатир бар – ул тулысынча әзер һәм анда яшәүчеләрне урнаштыру өчен кирәк булган барлык әйберләр белән тәэмин ителгән. Торак комплекс территориясендә балалар мәйданчыгы һәм өлкәннәр өчен ял зоналары урнашкан, автостоянка бар. "Озак төзелешнең" югары комфортлы статусы да бар. Йортны «Компания СтройГрад» ҖЧҖ подрядчы оешмасы төзеп бетерде, ул ике ай дәвамында төзелеш-монтаж эшләрен башкарды. Гомумән алганда, Яшел Үзәндә торак йортны төзекләндерүгә 20 млн. сум акча тотылган.

Бер ел элек Бурметьево авылы халкы хакимияткә яңа клуб төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Нурлат районының Бурметьево авылында күпфункцияле үзәк ачылды, анда сәхнә, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Күп функцияле үзәк Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашында ачылды. Авыл халкын Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде. Ул моннан бер ел элек авыл кешеләренең хакимияткә яңа клуб төзелеше уңаеннан мөрәҗәгать итүләрен әйтте.«Менә бер ел да үтмәде, без аның ачылышына җыелдык», - диде район җитәкчесе, авыл халкына Яңа ел алдыннан изге теләкләр юллап.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International