Казанда 158-нче номерлы «Тамчы» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. 340 урынга исәпләнгән яңа учреждение һәм 18 балалар төркеме, шул исәптән сигез ясле, Табиев ур., 2 адресы буенча «Весна» торак комплексы территориясендә төзелгән.
Яңа балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән, подрядчы булып «РамСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Шәһәр башлыгына балалар бакчасы мөдире Эльмира Теймурова сөйләвенчә, балалар бакчасында 18 балалар төркеме булдырылган, шуларның 8-е - кече яшьтәге балалар өчен. Балалар белән барлыгы 37 педагог эшләячәк, мәгариф учреждениесе штаты тулысынча комплектлаштырылган, дип ассызыклады ул.
Мәктәпкәчә учреждениедә мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган 4 аз комплектлы төркем җиһазландырылган. Балалар белән махсус әзерлекле педагоглар, дефектологлар, логопедлар эшләячәк. Моннан тыш, яңа балалар бакчасында аерым балалар өчен сенсор бүлмә бар.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә «Весна» торак комплексында балалар бакчасы белән янәшә 1501 укучыга исәпләнгән 185-нче номерлы яңа күппрофильле лицей ачылды. Учреждение Татарстанда иң зурысы булып тора.
Казанда барлыгы 306 балалар бакчасы эшли. Агымдагы елда шәһәрдә 6 мәктәпкәчә учреждение ачылган, бу елның ахырына кадәр тагын 4 (барлыгы 12 бина) ачу планлаштырыла. Быел 16 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү үткәрелә. Эшләр тәмамлангач, балалар бакчалары 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге 2510 бала кабул итәчәк.
Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез! Юлчыларның эше-ул һәр көнне башкарыла торган хезмәт: юллар, автомагистральләр, транспорт чишелешләре, тоннельләр, күперләр төзү, ремонт эшләрен вакытында башкару. Республикабызның икътисадый һәм социаль үсеше генә түгел, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге дә сезнең эш сыйфатына турыдан-туры бәйле. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре! Һөнәри осталыгыгыз һәм эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрен юл хезмәте ветераннарына, тармак алдында торган бурычларны хәл итүдәге тәҗрибәгез бәяләп бетергесез. Барыгызга да нык сәламәтлек, үсеш һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Халыкара тәҗрибә раслаганча, яшәү өчен шәһәр сайлаганда, беренче планга уңайлы шәһәр мохите һәм креатив капитал үсеше чыга. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов World Urban Parks бөтендөнья парклар конгрессының пленар утырышында белдерде. "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узган чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Скляр, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Дмитрий Волков, World Urban Parks делегациясе башлыгы Гил Пеньялос катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казанга World Urban Parks Congress кабул итүе бик абруйлы. "Бу белем алуны дәвам итәргә, иң яхшы дөнья тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга искиткеч мөмкинлек. 2015 елда Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләре программасы гамәлгә ашырыла башлады. Быел ул халыкара дәрәҗәдә танылды, архитектура өлкәсендәге Ага Хан премиясенә лаек булды. Бу бүләк Россиянең иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә алдынгы илләр рәтенә басуын күрсәтте", - диде ТР Президенты.
ТР Президенты сүзләренчә, конгресста бөтен контитентлардан вәкилләр канаша. Бу ике көндә конгресста катнашучылар Сингапурдагы иң атаклы бакчадан алып Лондон, Мексика, Япония, Көньяк Африкадагы паркларны үстерү тҗрибәләре белән таныша алачаклар.
"Без үз чиратыбызда Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашырга, илебезнең башка төбәкләрендә паркларны үстерү турында белергә шат булабыз. Моннан тыш, "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты турында сөйләшәчәкбез, парк киңлекләрен үстерү һәм нәтиҗәле идарә итү өлкәсендә хезмәттәшләребез тәҗрибәсе белән уртаклашачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүләренчә, иң мөһим бурыч - әлеге процессларга халыкны җәлеп итү. Ул Урицкий паркын төзекләндергәндәге вакыйганы искә төәерде. "Яхшы команда, үз өлкәләрендә белгечләр проект булдырдылар, әмма тәҗрибәбез аша моның аз булуын аңладык. Ул чакта бер киселгән агач безне иҗтимагый киңлекләрне булдыру һәм үстерүдә шәһәр халкы фикерен исәпкә алырга кирәклеген өйрәтте. Чөнки мәйданнар, яр буйлары һәм парклар алар өчен ясала!" - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләгәнчә, иҗтимагый киңлекләр белән эш шәһәрдә уңайлы шартлар булдыру ягыннан гына түгел, ә шәһәр экологиясенә дә уңай тәэсире ягыннан да әһәмиятле. Россиянең 2019 ел сентяберендә Париж килешүен ратификацияләүдән соң, бу Конгресс климат үзгәреше проблемалары, аларны шәһәрнең яшел киңлекләре белән эш аша хәл итү алымнары турында фикер алыша алырлык илебездә халыкара дәрәҗәдәге беренче чара.
Бүген утырыш кысаларында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Дмитрий Волков һәм Казахстан Республикасы Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының Төзелеш эшләре департаменты рәисе Мархабат Жайымбетов ике оешма арасында меморандум имзаладылар.
Шулай ук Казанда World Uban Parks Евразия бүлеген булдыру турында килешү имзаланды. Филиал җитәкчесе итеп ТР Президентя ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмабетова билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ Банкы (ГАҖ) президенты урынбасары-Идарәсе рәисе Денис Александрович Бортников белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән ВТБ банкы арасында торак төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Бортников кул куйды.
Аерым алганда, бу өлкәдә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм эскроу-счетлар куллану буенча яңа закон кысаларында төзелеш алып баручыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.
Яклар шулай ук республиканың, шулай ук җирле кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әһәмиятле проектларын финаслауның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, Татарстан ВТБ банкы белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Бүген республикада банкның 8 шәһәрдә 35 офисы эшләп килә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, корпоратив бизнесның кредит портфеле тотрыклы рәвештә югары булып кала.
«Банк машина төзелеше предприятиеләре белән уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыра. Банк республиканың кече һәм урта эшкуарлыгы белән эшләүгә зур игътибар бирә һәм дәүләт ярдәменең барлык программаларында да катнаша. Моннан тыш, физик затларга кредитлар бирү программасын уңышлы үстерә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Халыкка бирелгән 87 млрд сум кредитның 51 млрд сумы – ипотека кредиты. Бүген Татарстан Республикасында һәр өч кредит ВТБ банкыннан алынган. Әлбәттә, банк үсешенең яңа юнәлеше – торак төзелешен проект финанславы. Республикада төзелеш алып баручыларның 11 проектына 5,7 млрд сум күләмендә финанслау хупланды».
Министр урынбасары ачылыш тантанасында чыгыш ясады һәм күргәзмә экспозициясен карады. «Чиста су. Казан» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс «Казан ярминкәсе» территориясендә 17-19 октябрьдә уза. Күргәзмә уникаль эшлекле мәйданчык булып тора, анда ел саен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, чиктәш тармакларда актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен катнашучылар очраша. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин куйган 2024 елга кадәр милли максатлар су сыйфатын күтәрү, су системаларын саклау һәм су объектларын экологик савыктыру өстендә зур эшләр билгеләнгән. Милли проектларны тормышка ашыруда уңай нәтиҗәләргә барлык кызыксынган якларның: дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый һәм фәнни оешмаларның, бизнес вәкилләренең конструктив хезмәттәшлеге шартларында гына ирешергә мөмкин.
Бүген Казанда төзелештә бәя билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган семинар узды. Чараның төп сораулары: шәһәр төзелеше эшчәнлегендә һәм төзелештә бәя барлыкка китерүдә законнардагы үзгәрешләргә күзәтү. Смета бәясен дөрес итеп билгеләүгә тикшерү уздыруның актуаль сораулары. Төзелештә сметалы нормалаштыру нормаларының һәм кагыйдәләренең заманча таләпләрен аңлату. Төзелеш смета бәясен билгеләүнең базис-индекс методы. Семинарны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном оешмасы оештырды. Семинарда Татарстан Республикасы, Чуваш республикасы, Пермь өлкәсеннән 100дән артык җитәкче һәм белгеч катнашты.
2019 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 8337,65 мең кв. м булган барлыгы 443 күпфатирлы йорт тикшерелде, шул исәптән план буенча тикшерүләрдә – 74 йорт (гомуми мәйданы 747,562 мең кв. м.), планнан тыш тикшерүләрдә 7590,09 мең кв. м. булган 369 йорт каралды.
Барлыгы 1381 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 1210, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 134, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы буенча – 37.
Барлыгы 1 690 800 сумлык штраф салынды, шуның 884 500 сумы – ТКЗТИ, 806 300 сумы – җәмәгать суды тарафыннан. 1 225 300 сумлык (салынган штраф суммасының 72,5%ы) штрафлар түләнгән.
2019 елның 17-19 октябрендә «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Чиста су. Казан» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс һәм «Идеаль йорт» 1 нче бизәкләү материаллары, мебель, интерьер, дизайн һәм декор әйберләре махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Быел күргәзмәләрдә Рәссәйнең һәм Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 50дән артык компания һәм учреждение катнашачак. «Чиста су. Казан» күргәзмәсе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ, Су ресурслары федераль агентлыгы һәм «Средволгаводхоз» ФДБУ ярдәме белән уздырыла. Конгрессның төп чарасы булып «Су ресурслары белән идарә итү һәм аларны саклау» дигән темага пленар утырыш тора. «Чиста су. Казан» күргәзмәсе һәм «Идеаль йорт» күргәзмәсе 3000нән артык килүчене һәм профильле өлкә белгечләрен җәлеп итәчәк, аларга киң сайлап алу мөмкинлеге һәм эшлекле программада катнашу мөмкинлеге бирәчәк. Өстәмә мәгълүмат: тел.\факс: (843) 202-29-06 E-mail: id.expokazan@mail.ru www.waterkazan.ru, www.expohouse.ru
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Утырыш барлык төбәкләр белән видеоконференция режимында узды.
Утырышта катнашучылар «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Демография» илкүләм проектыннан башлыйм, - диде Дмитрий Медведев. - Бүген яслеләр белән хәлләр ничек икәнлеген белик. Тема аңлашыла. Без өчтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчалары чираты буенча эшләгән идек, бу турыда еш искә төшерәм. Бу – катлаулы, масштаблы проект булды. Тулаем ул гамәлгә ашырылды. Хәзер инде без өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә – яслеләргә урнаштыру турында сөйләшәбез.
Бюджетта бу максатларга акчалар күп салынган, быелга – 65 млрд сум диярлек. Төзелеш буенча алда баручы төбәкләр бар: Воронеж өлкәсе, Татарстан, Вологода, Рязань, Белгород өлкәләре.