Бүген Мәскәүдә региональ операторларның ККК белән эш итү буенча беренче ел эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бөтенрәссәй киңәшмәсен «Чиста ил»оешмалар, операторлар һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендәге белгечләр ассоциациясенең башкарма директоры Руслан Гобәйдуллин үткәрде. Көнчыгыш зонасы буенча Татарстан төбәк операторын кулланучылар өчен түләү дисциплинасын тәэмин итү буенча тәҗрибә уртаклашырга чакырдылар. Доклад белән «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко чыгыш ясады. «Татарстанда, гомумән алганда, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча эш җайга салынган, - дип билгеләп үтте ул. - Бу 98,3% дигән сүз. Бездә 9 ай эчендә халыктан ККК белән эш итү буенча хезмәтләр өчен җыелу 92,2% тәшкил итте». «Гринта» ҖЧҖ Татарстанның 23 муниципаль берәмлегенә, шул исәптән Яр Чаллы шәһәренә хезмәт күрсәтә, бу-1 млн.923 мең кешегә, елына 743 мең тонна калдык. Киңәшмә кысаларында шулай ук тармакны норматив-хокукый җайга салу һәм региональ операторлар эшчәнлеге өчен хокукый кыр булдыру, 2024 елга калдыклар белән эш итү буенча максатчан күрсәткечләр, Мәскәү, Липецк, Киров, Иваново, Брянск өлкәләре тәҗрибәсе каралды.