ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле 1 мең 117 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 421 мең сумлык 288 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 981 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Министр хәбәр иткәнчә, 4 октябрьгә республикада 1 млн. 771 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 73%ы. Бүгенгә бу план Әгерҗе, Питрәч, Кукмара һәм Лаеш районнарында үтәлгән. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 4 октябрьгә 88 объект буенча әзерлек түбәндәгечә: 40 объект әзер диярлек, 31 объект уртача әзерлектә, 17 объектта эшләр күп әле.

2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләне, 54 яшь гаиләне  һәм мәҗбүри күченүчеләрдән, Ерак Төньяктан күченүчеләрдән 51 гражданны торак белән тәэмин итү каралган.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелүче 47 йорттан  32 йорт әзер диярлек, 15е – уртача әзерлектә.

Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада пландагы 7 мең 325 йорттан 6 мең 666 объект эксплуатациягә тапшырылган.

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлык объектларда да эшләр алып барыла. 2 атнада динамика - 7,2%. Кече шәһәрләр буенча эшләр барлык 14 объектта да башланган, динамика - 14%.

«Уңайлы мохит» программасы буенча 12 гомуми белем оешмасын җайлаштыру каралган. 5 октябрьгә эшләр 10 объектта тәмамланган, 2 объектта эшләр алып барыла.  

2019 елда Газлаштыру фонды Татарстан Республикасы торак пуктларында урамнарны яктырту программасын, су белән тәэмин итү һәм бюджет  учреждениеләрендәге казаннарны алмаштыру программасын тулысынча гамәлгә ашырган.   

Тагын республикада 7 сыер фермасы һәм сарык фермасы, 80 силос-сенаж траншеясе төзелгән. 102 сыер фермасына, 51 машина-трактор паркына һәм 114 иген амбарына капремонт ясалган.   

Азакта Ирек Фәйзуллин җылылык бирү сезонына әзерлек турында да хәбәр итте. 2019/2020 еллар җылылык бирү сезоны Татарстан Республикасында 3 сентябрьдә башланган. Беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәгариф  объектларына җылылык җибәрелгән. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматларына караганда 3 октябрьгә барлык 2 мең 980 казан да эшләтеп җибәрелгән.


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча Төбәк Үзәге 2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча иң яхшылар бишлегенә керде. 2019 елның июль-сентябрь айларында үзәккә гражданнардан 372 мөрәҗәгать керде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү, гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүне исәпләү, яңадан исәпләү, түләү документларын формалаштыру, өстәмә түләүләр – 101; ТСЖ, ТТК, идарәче оешмаларның (шул исәптән финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр) гамәлләре законлылыгы – 74; идарәче оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу – 67 - бу иң актуаль проблемаларның берсе. Моннан тыш, 2019 елның III кварталында укыту семинарлары, республика районнарында гражданнар белән күчмә очрашулар уздырылды, Үзәк хезмәткәрләре КФЙ милекчеләре җыелышларында катнашты.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Видеоконференциядә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Муниципаль берәмлекләре, ТР «Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе, «Татинвестгражданпроект» ДУП, «ТР ТИБ» АҖ вәкилләре катнашты. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, программа өч еллык булачак һәм 2020 елдан башланачак. Бу еллар эчендә республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә күпфатирлы йортларның ишегалды киңлекләрен ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Эшләр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Главтатдортранс» ДКУ белән тыгыз хезмәттәшлектә башкарылачак. Ирек Фәйзуллин шулай ук «Безнең ишегалды» программасының төп заказчысы итеп «Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе билгеләнде, дип өстәде.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган яисә 2019 елның 25 маеннан 15 ноябренә кадәр эфирга чыккан басмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллары рөхсәт ителә. Конкурсны үткәрү кагыйдәләре белән җентекләбрәк http://minstroy.tatarstan.ru/rus/konkurs1.htm битендә танышырга мөмкин, моннан тыш, бу яртыеллык конкурсына, традицион номинацияләрдән тыш, «Татинвестгражданпроект» ДУП "Социаль билгеләнештәге объектларны проектлау" номинациясен дә керткәннәр. Татинвестгражданпроект премиясен алу өчен башкарылган эшләр аерым бәяләнәчәк.

 


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт 94%ка үтәлгән. 2019 елда барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 торак объектын яңарту каралган.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада эш графигыннан 20%ка  артта баручы 12 күп фатирлы йорт теркәлгән (Казан - 10 һәм Питрәч районы – 2). Рөстәм Миңнеханов, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән элемтәгә кереп, ремонт эшләрен тизләтергә кушты. Ул ассызыклаганча, эшләрнең тизлеге сыйфат кимү бәрабәренә булмаска тиеш. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты киләчәктә эш срокларын үтәмәгән подрядчылар белән эшләмәскә тәкъдим итте.      

Министр хәбәр иткәнчә, 2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6130 урын, шул исәптән 3110 ясле урыны булдырып, 30 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 24 объект файдалануга тапшырылган.

Мәгариф оешмаларына капиталь ремонт буенча эшләр барлык 29 гомуми белем мәктәбендә һәм 9 коррекцион мәктәптә дә тәмамланган. Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 112 объектның 91ендә тәмамланган, 21 балалар бакчасында эшләр дәвам итә. Татарстан Республикасы Президенты проблемалы объектларга аерым игътибар итәргә кушты.

Шулай ук капиталь ремонт эшләре 11 ресурс үзәгендә, 3 балаларны савыктыру лагеренда, 24 яшүсмерләр клубында, 5 Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарында (урыннарында), 31 мәдәни объектта, 30 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарында, 27 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 9 муниципаль архив бинасында тәмамланган.

Моннан тыш, республикада 11 авыл клубы, 9 җирлекнең Советлары (башкарма комитетлары) биналары, 103 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 6 блоклы-модульле чаңгы базасы төзелеп беткән.

Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 321 фельдшерлык-акушерлык пункты, 6 табиб амбулаториясе төзелгән, шулай ук  4 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт төгәлләнгән.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл җирләрендәге социаль-мәдәни объектларны үстерүгә зур акчалар бирә. Әмма кадрлар җәлеп итү мәсьәләсе мөһим булып кала. «Безнең ФАПлар һәм авыл клублары тик тормаска тиеш. Учреждениеләр эшләргә тиеш, ә моның өчен аларның һәрберсендә җаваплы хезмәткәр булырга тиеш. Кадрлар буенча игътибар белән эшләү зарур», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты юнәлеш министрларына. 


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Александр Кузьмин 1951 елда Мәскәүдә туа. 1974 елда МАРХЛАРНЫ тәмамлый һәм Мәскәү шәһәренең Генераль планы Ниипында хезмәт эшчәнлеген башлый, анда архитектордан башлап институтның баш архитекторына кадәр юл үтә. 1991 елда Мәскәү шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары, ә аннары беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1996 елның сентябреннән 2012 елның июненә кадәр Мәскәү архитектура рәисе, Мәскәү шәһәренең баш архитекторы вазыйфасында эшли.

Александр Викторович Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе президенты, «НИЦ «Строительство» АҖ генераль директоры, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, Халыкара архитектура академиясе профессоры һәм академигы, РФ халык архитекторы, Россиянең Атказанган архитекторы, мактаулы төзүче булган иде.

Ул бөек кеше, зур профессиональ мирас калдырган: җитәкче, автор һәм йөзгә якын эре шәһәр төзелеше һәм архитектура проектлары, фәнни хезмәтләр авторы.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы Александр Кузьмин туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Дәүләт программалары, ТР бюджетыннан финанслау һәм гражданнарның үзара салымы Татарстан инфраструктурасын үзгәртергә мөмкинлек бирде, дип саный ТР Президенты. Татарстанның 40 дәүләт программасында катнашуы, гражданнарның үзара салымы һәм ТР бюджетыннан акча быел татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрергә һәм иҗтимагый киңлекләрне үзгәртергә, ремонт һәм төзелешне оештырырга мөмкинлек бирде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. Дәүләт программалары ярдәмендә Татарстан Республикасында яңа һәм ремонтланган торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, сырхауханәләр һәм ФАПлар, спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары барлыкка килде. «Иҗтимагый киңлекләр: Парклар һәм яр буйлары, урамнар һәм бульварлар, скверлар һәм мәйданнар тамырдан үзгәрде»,— дип ассызыклады ТР Президенты.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында ягып җылыту сезонына әзерлек турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы киңәшмәсе ТР Хөкүмәте йортында Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.

Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Буа, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Ютазы районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә җылылык җибәрү турында Карар кабул ителде. Бүгенге көндә 606 мәктәп, 732 балалар бакчасы, 863 сәламәтлек саклау объекты, 372 мәдәният объекты, 102 спорт объекты, 63 социаль яклау объекты җылылык белән тәэмин ителгән. 1093 котельный сафка бастырылган. Мәгълүмат 2019 елның 23 сентябрендә Мәскәү шәһәренең 07:00 сәгатенә муниципаль берәмлекләр тарафыннан бирелде. Быел җылыту сезоны узган елга караганда бер атнага иртәрәк башланды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, республика штабының көзге–кышкы чорга әзерлек буенча VII утырышында чыгыш ясаганда, җылылыкка беренче чиратта социаль өлкә объектларын-балалар бакчаларын, сырхауханәләрне һәм мәктәпләрне тоташтырырга кирәк.

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 75 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 151 мең сумлык 279 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 911 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International