ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планы нигезендә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында 422 эш төре буенча 120 йортта 472 млн. сумлык капиталь ремонт эшләрен уздыру планлаштырылган. Барлык субподряд шартнамәләре дә Бөгелмә зонасы торак инспекциясендә теркәлде. Эшләр 27 субподряд оешмасы тарафыннан башкарыла һәм 119 күпфатирлы йортта алып барыла.


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

1973 елда төзелгән бинада төзүчеләр эчке отделка эшләре башкардылар, идәнне ремонтладылар, коммуникацияләрне, керү һәм бүлмәара ишекләрен алыштыралар, иске тәрәзәләр урынына пыяла пакетлар урнаштырдылар һәм фасадны яңарттылар. Мәдәният йортында китапханә, хореография залы, 170 урынга исәпләнгән тамаша залы бар. Бу мәдәният йортында авыл тормышында барлык мөһим чаралар үткәрелер, ә уку елы башыннан балалар түгәрәкләре эшли башлаячак. Исегезгә төшерәбез, республика программасы буенча 2019 елда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре торак пунктларында мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау 40 объектта планлаштырылган. Бүгенге көндә программаны үтәү күләме 78 процент тәшкил итә.


27
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстанда 1,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин  җиткерде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 26 июльгә булган мәгълүматлар буенча, статистика органнарына мәйданы 147,8 мең кв. м булган 2 553 фатирлы 73 йорт буенча хисап тотылган.

Шулай ук быел биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көндә барлык гаиләләргә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Шулай ук 21 чернобыльчегә, 18 мәҗбүри күченүчегә, Ерак Төньяктан күчкән кешегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Министр хәбәр иткәнчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелеп килүче 58 йортның 30ы югары, 28е уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

Татарстан буенча шәхси торак төзелеше өлешендә планлаштырылган 7 325 йортның 5 336сы файдалануга тапшырылган.

Газлаштыру фонды линиясе буенча эшләр дәвам итә. Халыкны су белән тәэмин итү кысаларында 120,5 км торба үткәргеч төзелгән (планның 56 %ы), 24 су башнясы (57%ы) урнаштырылган, 24 скважина борауланган (73 %ы). Моннан тыш, Татарстанның 64 бюджет учреждениесе котельныйларында 119 казанны алыштыру планлаштырыла. Бүгенгә 61 объектта 114 казан демонтажланган, 51 объектта 100 казан монтажланган (84 %ы).

Шулай ук республикада 6 сыер фермасы, 31 силос-сенаж траншеясы төзелгән. 48 сыер фермасында, 16 машина-трактор лар паркында, 57 ындыр табагында ремонт эшләре төгәлләнгән.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмат-консультация төркеме Кукмара шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Манзарас авылында түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан 2024 елга торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планны 3,6 млн кв. метрга кадәр арттырырга тиеш. Бу елга федераль үзәк, алдагы 8 ел күрсәткечләренә кадәр таләпләрне киметеп, йомшартулар ясады. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев бүген РБКның түгәрәк өстәле барышында агымдагы елга торак тапшыру планы 2,4 млн.кв. метр тәшкил итәчәген хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның февралендә төбәкнең Төзелеш Министрлыгында хәбәр ителгәнчә, бу елга күрсәткечне 2,7 млн кв. м. га кадәр арттырганнар. Гыймаев сүзләренчә, төбәкләрдә торак тапшыру күләме буенча йомшаруларга федераль үзәк консультацияләр сериясеннән соң барырга карар кылган. 2020 елда, министр урынбасары сүзләренә караганда, план 2,45 млн.кв. м тәшкил итәчәк, 2021 елда – 2,48 млн. кв. м. 2022 елда Татарстанда сафка бастырыла торган торак күләме 3 млн. кв. метрдан артып китәргә тиеш, алдагы ике елда 3,4 һәм 3,6 млн. кв. метр күрсәткечкә җиткән булырга тиеш. «Хәзер республикада 3,5 млн кв. метр торак төзелә. Бу елга планны үтәү өчен, безгә 900 мең кв. метрга якын торакны тапшырасы калды. Шул рәвешле, якынча 2,4 млн кв. метр 2020-2021 елларга күчәчәк. Якындагы ике елга киләчәк безгә ачык, әмма 2024 елга план өстендә эшләргә кирәк», - диде Гыймаев. Төзелеш министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, быел тапшырырга кирәк булган 2,4 млн кв.метрның 400 мең кв. метры дәүләт программалары буенча төзелә, 1 млн. нан артыгы – коммерция торагы, 900 меңгә якыны – шәхси йорт төзелеше. Бүгенге көндә республикада 1,6 млн кв.метр яки еллык планның 61% файдалануга тапшырылган. «Бу төзүчеләрнең объектларны 1 июльгә кадәр, Проектлы финанслау системасына күчкәнче тапшырырга теләүләре белән бәйле», - диде Гыймаев.

Зәйнең "Каенкай" балалар бакчасында республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 32 млн сумга капиталь ремонт бара. Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждениедә фасадны җылыту һәм аны керамогранит белән тышлау, үзәк ишекне пыялалау эшләре бара. Моннан тыш, балалар бакчасы территориясен сигез видеокамера белән җиһазландырачаклар. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә учреждениедә шулай ук Иске коммуникацияләрне – җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция системаларын алыштыру эшләре башкарыла. Бөтен җирдә энергия саклаучы лампалар урнаштырылачак, беренче кат төркемнәрендә-җылы идән. Янгынга каршы система инде монтажланган. Стеналар фактур булачак һәм аларны быяганда пастель төсләр кулланылачак. 9-нчы номерлы коррекция мәктәбендә агымдагы елда капиталь ремонтның өченче чираты бара. Уку йорты директоры Гөлнара Мойкина хәбәр иткәнчә, республика программасы буенча 13 млн.сумнан артык акчага икенче катта косметик ремонт үткәрелгән, остаханә бинасы тәртипкә китерелә, анда яшүсмерләрдә технология буенча дәресләр уза.Остаханәләрдә түбәне, фасадны ремонтлау эшләре актив бара, эчке бизәкләү эшләре башкарыла, коммуникацияләрне алыштыру эшләре бара. Ул төп корпусны спорт залы һәм остаханә белән тоташтыра. Төзүчеләр ремонт эшләрен 1 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елда Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә 213 километр суүткәргеч челтәр үткәрү планлаштырыла. Су челтәрләре, суэтем башнялары һәм артезиан скважиналары төзелешен финанслау агымдагы елда 685 млн. сум тәшкил иткән. «Финанслау лимиты [авылларны су белән тәэмин итү программасы] - 685 млн.сум. 213 км суүткәргеч челтәр төзү, 42 суэтем башнясы урнаштыру һәм 33 артезиан скважинасы бораулау планлаштырылган. Бу программа барлык 45 районда да тормышка ашырыла, һәр районда, һәр торак пунктта бу чаралар үткәрелә», - дип хәбәр итте спикер.Бу эшләр график буенча башкарыла. Евгений Волков бүгенге көндә 93 км суүткәргеч челтәре үткәрелүен, 15 башня урнаштырылуын һәм 19 скважина бораулануын, ягъни планлаштырылганның яртысыннан артыгын билгеләп үтте. Компаниянең срогы 15 сентябрьгә кадәр, һәм бу вакытка барлык эшләр дә төгәлләнәчәк.Соңгы 8 елда программаны финанслауның гомуми күләме 6 млрд. сум тәшкил итте. Бу чорда 300дән артык суэтем башнясы урнаштырылды, 303 скважина борауланды һәм 2330 км суүткәргеч челтәр төзелде.

Агымдагы елда авылларда 5,5 меңнән артык светодиод яктырткыч урнаштырылачак. Агымдагы елда Татарстанның барлык районнарында авылларны урам уты белән тәэмин итүгә 225 млн сум акча тотылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ генераль директоры урынбасары Евгений Волков сөйләде. «Программаны финанслау күләме (торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу — Т-и искәрмәсе) 225 млн. сум тәшкил итәчәк, барлык районнарда да бу программа үтәлә. Бүгенге көндә 5 мең 713 яктырткыч урнаштырылган, 131 км СИП чыбык салынган (Һава көч һәм яктырту челтәрләрендә электр энергиясен тапшыру һәм бүлү өчен билгеләнгән үткәргеч тибы- Т-и искәрмәсе), идарәнең 86 щиты урнаштырылган. Эшләрне башкару 52% тәшкил итә. Бүген без бернинди дә куркыныч күрмибез һәм сентябрьгә кадәр әлеге программаны тәмамларга планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте спикер. Евгений Волков бу программа буенча 2014-2018 елларда 45 мең яктырткыч урнаштырылган, 1256 км СИП чыбык алмаштырылган, һәм финанслау күләме 1 млрд. сум тәшкил иткән.

Проект кысаларында Болгарда су әзерләү станциясе төзеләчәк һәм Татарстанның биш районында чистарту корылмаларын ремонтлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ генераль директоры урынбасары Евгений Волков сөйләде. Казанда, Болгарда һәм Татарстанның биш районында «Идел елгасын савыктыру» федераль проекты кысаларында чистарту корылмаларын модернизациялиләр. «Рәссәй дәрәҗәсендә «Идел елгасын савыктыру» федераль проекты бар, Татарстан да анда катнаша. Бүгенге көндә республикада алты районда алты объектны модернизацияләүгә 1 миллиард 200 миллион сум акча юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте спикер.Евгений Волков сүзләренчә, чистарту корылмалары Әгерҗе (Кызыл Бор) һәм Алексеевск (Алексеевск штп) районнарында төзеләчәк, шулай ук Зәйдәге чистарту корылмаларына капиталь ремонт ясау, Казанда яңгыр сулары канализациясе чыгару корылмаларында масштаблы чистарту корылмалары төзү, Алабугада чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча зур проект һәм шул ук программа буенча Тәтештә чаралар планлаштырылган. Генераль директор урынбасары шулай ук төзелешнең Болгарда да үткәреләчәген билгеләп үтте. Су барлык кирәкле таләпләргә туры килсен өчен, су әзерләү станциясе төзеләчәк.

Татарстанның чистарту корылмаларының күбесе гамәлдәге нормативларга туры килми. Татарстанның чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә һәм төзүгә 1,6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.  «Быел биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча 421 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу -Татарстанның 20 районындагы 35 объект: 17 биологик чистарту корылмасы һәм 18 канализация насос станциясе. Россия дәрәҗәсендә "Идел елгасын савыктыру“ федераль проекты бар, Татарстан да анда катнаша. Бүгенге көндә республикада алты районда алты объектны модернизацияләүгә 1 миллиард 200 миллион сум акча юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте Евгений Волков.  «Без моның белән шөгыльләнә башлагач, чистарту корылмаларының күпчелегенең гамәлдәге нормативларга туры килмәвен күрдек», — дип ачыклык кертте Волков. Чистарту корылмалары Әгерҗе (Кызыл Бор) һәм Алексеевск (Алексеевск ш.т. б.) районнарында төзеләчәк, Зәйдә чистарту корылмаларына капиталь ремонт ясалачак, Казанда яңгыр сулары канализациясе чыгару корылмаларында масштаблы чистарту корылмалары төзеләчәк, Алабугада чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча зур проект һәм шул ук программа буенча чаралар Тәтештә планлаштырылган. Барлык төзелеш һәм ремонт эшләрен бу ел ахырына тәмамларга планлаштыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International