Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Кадерле хезмәттәшләр!
Һөнәри бәйрәм-Төзүчеләр көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән җылы котлауларымны кабул итегез! Соңгы елларда республика төзелеш комплексы күп эшләр башкарды, әмма тагын да күбрәк эшлисе бар: уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, халыкны үтемле торак һәм социаль-мәдәни өлкә объектлары белән тәэмин итү, территорияләрне комплекслы үстерү, шулай ук төзелеш тармагын модернизацияләү бурычларын хәл итәргә кирәк. Үз эшебез белән без һәр Рәссәй гражданы һәм һәр гаилә тормышында реаль уңай үзгәрешләр кертергә тиеш. Республикабызның төзелеш тармагында хезмәт итүчеләргә, республика өчен генә түгел, федераль әһәмияткә ия булган бурычларны профессиональ рәвештә хәл итә белүләре өчен рәхмәт белдерәм. Тармакның барлык ветераннарын күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, һөнәри җиңүләр һәм шәхси казанышлар, тотрыклылык һәм чәчәк атуыгызны телим!
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Казан» ММҮ проектын киләчәктә үстерү буенча киңәшмә узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм башкалар катнашты. Казансу елгасы яр буе проектын һәм «Казан» милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү проектын интеграцияләү буенча агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Казанда «Волжские просторы» торак комплексында балалар бакчасы төзелеше ахырына якынлаша. Рауис Гәрәев урамындагы объектны 1-нче сентябрьдә ачу планлаштырыла. 220 урынлык балалар бакчасы илебездә лифтлы беренче мәктәпкәчә учреждение булачак. Бу хакта бүген шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа балалар бакчасына пресс-тур барышында ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сөйләде.
Уку йортын торгызу 2018 елда «Демография» милли проекты кысаларында башланды. Өч катлы балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан 201 млн. сум бүлеп бирелгән. 4,6 мең кв.м мәйданлы объектны «БарсЭлитСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзи.
Яңа балалар бакчасына яшь ярымнан олырак балалар йөри ала. Ясле төркемнәре бинаның беренче катында урнашкан. Һәр төркемнең үз йокы бүлмәсе, гигиена бүлмәсе, буфет һәм чишенү бүлмәсе бар. «Бакчаның үзенчәлеге шунда ки, аны проектлаганда балаларның гармонияле үсеше өчен барысы да исәпкә алынган. Гадәти балалар бакчалары өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен проектлана, бу ясле төркемнәре өчен эшләнгән, анда 1,5 яшьтән олырак балалар йөри ала», - дип аңлатты С.Шырыбыров.
Балалар бакчасының икенче катында урта яшьтәге балаларның алты төркеме өчен бүлмәләр булачак. Шунда ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар урын алачак.
ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары сөйләвенчә, балалар бакчасы 1-нче сентябрьдә үк үз ишекләрен ачачак. Объектта гомумтөзелеш эшләре тәмамланган, отделка эшләре ахырына якынлаша, хәзерге вакытта якын-тирә территорияне төзекләндерү, уен мәйданчыкларында күләгә япмалары урнаштыру эшләре бара.
Яңа балалар бакчасында аз хәрәкәтләнүче балалар төркемнәрен укыту өчен шартлар тудырыла. Илдә беренче буларак мәктәпкәчә учреждениедә лифтлар урнаштырылачак. «Мондый балалар бакчасы булганы юк иде әле, бу - уникаль уку йорты», - диде С.Шырыбыров.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада «Демография» милли проекты кысаларында барлыгы 6010 урынлы 29 балалар бакчасы төзелә, шуларның 10-сы - Казанда.
7 августта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстан Республикасының 2019 елның иң яхшы сметачысы» исеменә республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручылар-ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе, «Дәүләт экспертизасы Баш идарәсе» Федераль автоном учреждениесе Казан филиалы, ТР Төзүчеләр берлеге, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты. Чараны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев ачты, оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм масштаблы бурычларны хәл итеп, төзелеш тармагының квалификацияле хезмәткәрләре булуын һәм калуын билгеләп үтте. «Төзелеш комплексының нәтиҗәле үсеше төрле проектларны гамәлгә ашыру юлы белән ирешелә. Һәм аларның берсе - «Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы» һөнәри осталык конкурсы. Киләсе елда Җиңүчеләр арасында быел бераз уңыш җитмәгәннәрне күрергә өметләнәбез. Конкурста ел саен – үз күнекмәләрен камилләштереп катнашырга мөмкин. Ә бер тапкыр җиңү яуламаса - үз көчеңне янә сынап карарга», - дип мөрәҗәгать итте министр урынбасары катнашучыларга.
Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары И.С. Гыймаев үткәрде. Чарада контроль-күзәтчелек органнары – Ростехнадзор, ТРда хезмәт буенча Дәүләт инспекциясе, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре, дәүләт заказчылары, подрядчы оешмалар һәм башня краннары бирүче оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә башня краннарын эксплуатацияләгәндә кранчылар өчен хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Башня краннарын эксплуатацияләүче оешмаларга күзәтчелек итү өлешендә, Ростехнадзор идарәсе республиканың 297 башня кранын, шул исәптән Казан шәһәре буенча 224 башня кранын эксплуатацияләүче 81 оешмасын күзәтә. Шулай ук кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Кранчы машинистларны укыту курслары күп булуга карамастан, укыту процессында практик өлеш юк. Ягъни, машинист укуның 3 аеннан соң биеклектә эшләү турында теоретик күзаллаулары гына бар. Транспорт техникумнарында кирәкле факультетлар юк.
Исегезгә төшерәбез, Югары икътисад мәктәбенең Урбанистика югары мәктәбе, Шухов Лаб һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә, Югары икътисад мәктәбенең «Киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» халыкара магистр программасында белем алу өчен Татарстан Республикасы студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен икенче грант конкурсы уздыра. Финалга чыгучыларның бишесе магистрлык программасында уку бәясен ике ел дәвамында каплаячак һәм югары уку йортлары милли тикшеренү институты тулай торагында укыган вакытта яшәячәк Татарстан Республикасы Президенты грантына ия булачак. Бер грантның күләме 950 мең сумга кадәр булачак. Гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Кандидатларны сайлап алу критерийлары: Татарстан Республикасында туган яисә яши; 20 яшьтән 35 яшькә кадәр; уку һәм тикшеренү эшчәнлегенә югары мотивация; уку һәм эшне бөтен уку чоры дәвамында бергә алып бармау мөмкинлеге (2019 елның сентябре — 2021 елның июне); телдән һәм язма инглиз телен белү дәрәҗәсе (Advanced дан да ким түгел); түбәндәге өлкәләрдә бакалавр яисә белгеч дипломы: Архитектура, Шәһәр планлаштыру, Дизайн, Инженерлык эше, Социология, География, Мәгълүмат технологияләре. Конкурс турында мәгълүматны сылтама буенча алырга була https://urban.hse.ru/grant/ . Вебинар язмасын карарга, анда конкурс һәм укыту турында тулырак сөйлиләр http://webletter.space/ru/web_letter/6g6dagchg4y1ched.
Проект институты «Рәссәйнең төзелеш комплексы лидеры» Дипломы белән бүләкләнде. Бүген, 6 августта, Иң яхшы төзелеш, проект һәм тикшеренү оешмасы, төзелеш материаллары һәм төзелеш индустриясе предприятиесе 2018 елда XXIII һәм XV бөтенрәссәй конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Рәссәй төзүчеләр берлеге тарафыннан оештырылган чарада Рәссәй Төзелеш министрлыгы һәм сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ ССП, Төзүчеләр Милли берләшмәсе, Эзләнүчеләр һәм проектлаучылар Милли берләшмәсе, оешма-лауреатлар, төбәк төзүчеләр берлекләре, РТБ комитетлары җитәкчеләре катнашты. Рәссәйнең 69 төзелеш оешмасы арасында институт 2018 ел өчен XV Бөтенрәссәй конкурсы нәтиҗәләре буенча төзелеш комплексының иң яхшы проект, тикшеренү һәм башка шундый ук профильле оешмалары рейтингында икенче булды. Шулай ук бу исемлеккә Татарстаннан тагын 15 төзелеш компаниясе керде. Моннан тыш, Татинвестгражданпроект «Рәссәйнең элиталы төзелеш комплексы» дип аталды.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 10 катлы 1 нче һәм 18 нче йортның 2 нче номерлы торак корпусларына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Объектны «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы төзи. Яңа йортларның мәйданы 3750,8 һәм 9840,5 кв. метр тәшкил итә. 166 фатир әзер. Әлеге йортлар Иннополис шәһәрендә эшләүче кешеләргә арендага бирү өчен каралган.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 57,8 %ка башкарылган. Барлыгы әлеге программа буенча 42муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау каралган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, "Демография" илкүләм проекты кысаларында 2018-2019 елларда 6010 урынлык (шул исәптән 3090 ясли урыны) 29 балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. 19 июль көненә эшләр 3 объектта эшләр төгәлләнгән. 26 объектта төзелеш эшләре дәвам итә.
Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 29 гомуми белем мәктәбе, 9 мәктәп-интернатны 1әм 112 мәктәпкәччә белем бирү оешмасын ремонтлау планлаштырылган. Бүгенге көнгә эшләр 26 гомуми белем мәктәбендә алып барыла. Өч объектта эшләр тәмамланган. Шулай ук 9 мәктәп-интернатта эшләр дәвам ителә. 112 балалар бакчасыныэ 107сендә ремонт дәвам итә. Биш объектта эшләр тәмамланган.
Шулай ук 18 июль көненә 15 ресурс үзәгендә ремонт бара.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мәгариф объектларын ремонтлауны яңа уку елы башланганчы төгәлләргә кирәк. Шул ук вакытта ул эшләрне тизләтү ремонт эшләре сыйфатына тәэсир итмәскә тиешлеген ассызыклады.
Алексей Фролов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 3 балалар савыктыру лагеренда, 6 яшүсмерләр клубларында, 2 яшьләр үзәге бинасында, 6 мәдәни объектта, 15 башкарма комитеты бинасында, 2 социаль хезмәт күрсәтү объектында, 1 муниципаль архивта ремонт тәмамланган.
21 авыл клубын төзү, 7 халыкка комлпекслы хезмәт күрсәтүче блок-модульле пункт, 9 башкарма комитет бинасы, 40 универсаль сопрт мәйданчыгын, 8 блок-модульле чаңгы базасын төзү дәвам ителә.
Татарстанда Питрәч районының Көек авылында «Яшьлек» торак комплексы төзелеш эшләрен тәмамлауга рөхсәт алды. Хәзерге вакытта объектта эшләр бара, торак комплекстагы дүрт йорт октябрьдә тапшырылачак.
«Бүген, «Бриз» яңа төзелеш компаниясе җитәкчесе биредә дүрт йорт октябрь ахырына файдалануга тапшырылачак, дип ышандырды. Бу вакытка юл челтәрләре, су һәм газ үткәрү мәсьәләләре хәл ителәчәк. Электр утын үткәрәчәкләр», - дип сөйләде халык белән очрашуда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев.
Хәзерге вакытта «Яшьлек» торак комплексында төзелеп бетмәгән алты объект исәпләнә, алар алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча Татарстан «юл картасы» на кертелгән. Объектларда төзү-монтаж эшләре башланды.
«Бүгенгә әлеге йортлар территориясендә түбә эшләре, йортларны газлаштыру буенча әзерлек бара һәм якындагы территорияне төзекләндерү эшләре башлана», — дип хәбәр итте «Бриз» директоры Андрей Беляков. Төзелеш эшләрен быел октябрьдә тәмамлау планлаштырыла, нәкъ менә шул вакытта йөздән артык гаилә үз фатирларыннан ачкыч ала алачак, диде ул.