ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2019 ел
җомга

РФ вице-премьеры фикеренчә, яшь гаиләләргә, социаль хезмәткәрләргә, полицейскийларга социаль арендалы торак кирәк. Рәссәйдә арендалы торак җитәрлек күләмдә төзелми, гәрчә аңа якынча 7 млн гражданнардан ихтыяҗ бар. Мондый фикерне РФ вице-премьеры Виталий Мутко Казанда журналистлар белән аралашканда әйтте. "Торакка килгәндә, бу ипотека торагы яки аренда торагы булачак ихтыяҗга басым ясарга кирәк. Аренда торагының бәяләнмәве һәм без аны тиешенчә төземибез, - бу факт. Без җәмәгатьчелек фикерен сораштырдык: ипотека билгеле бер дәрәҗәгә кадәр кимесә, 7 млн граждан торакны арендага алырга әзер», – дип билгеләп үтте Мутко. Һәм: «арендалы торак проектта («торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектында – Т-и. ис.) милеккә сатып алына торган торак кебек үк». Социаль арендалы торакка яшь гаиләләр, социаль өлкә хезмәткәрләре, полицейскийлар мохтаҗ, дип саный ил Премьер-министры урынбасары. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Торак» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышыначак. «Бу темага (арендалы торак-Т-и. ис.) без бүген сөйләшербез. Без узган ел ил буенча бер генә арендалы йорт төзедек. Бу җитәрлек түгел», - диде Мутко.

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко "Весна" торак комплексы һәм Горки-Әмәт урманында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий һәм "ДОМ.РФ" АҖ генераль директоры Александр Плутник озата йөрделәр. 

"Весна" торак комплексы төзелеше 2015 елда башланган, бүгенге көнгә 162 мең квадрат метрлык 8 күп фатирлы йорт сафка кертелгән. 2020 ел ахырына кадәр тагын 5 торак объектны сафка кертү көтелә. Торак комплексында 340 гар урынлык ике балалар бакчасы, беренчесе былтыр сафка кертелгән, шулай ук 1,5 мең кешегә мәктәп төзү каралган.

"Уинстрой" генераль директоры Радик Сәлимгәрәев хәбәр иткәнчә, "Весна" ТКнда парковка, Нокса елгасы яр буе урамын төзекләндерү дә каралган. Биредә җәяү йөрү зоналары, велосипедларга юллар, балаларга уеннар өчен зоналар, эт һәм песиләрне урамда уйнату өчен зоналар булачак. 

Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов А.Аббасов урамы, 10 адресы буенча йортның ишек алдын карадылар. Анда автомобильләр хәрәкәте тыелган, җир асты паркингы бар, кунаклар өчен урыннар йортның урам ягында урнашкан. Уңайлы спорт һәм балалар өчен мәйданчыклар бар. 

Шуннан Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов шунда яшәүчеләр белән сөйләштеләр, фатирларның эчке бизәлешен карадылар. 

Аннан РФ вице-премьеры һәм ТР Президенты мәктәпне карадылар, аны быел 1 сентябрьгә ачарга планлаштыралар. Мәктәп заманча җиһазландырылган, актлар залы, китапханә, спорт залы һәм йөгерү өчен мәйданчыгы бар. 

Виталий Мутко билгеләгәнчә, Татарстанда торак төзелеше һәм аны сафка кертү өлкәсе яхшы темпларда бара. "Әлеге торак комплексында заманча компекслы төзү һәм территорияне куллану алымнары файдаланыла. Безнең бурыч - шулай комплекслы рәвештә микрорайоннар төзү, анда кирәкле мохит булырга тиеш: балалар бакчалары, мәктәп, уңайлы территория, төзекләндерелгән ишек аллары", - диде РФ вице-премьеры.

Шуннан Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов Горки-Әмәт урманында булдылар. Анда аларны "Фон" компаниясенең алданган өлешчеләре каршы алды. Алар белән әңгәмә барышында хәбәр ителгәнчә, республикада төзүче компанияләрдән зарар күргән гражданнар белән системалы эш алып барыла. Юл картасы кабул ителгән. Узган ел Казанда, Чаллы һәм Баулыда барлыгы биш объект сафка кертелде. Быел планда 12 объектны сафка кертү, бу 840 алданган өлешче. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, якын арада Татарстан Хөкүмәте дәрәҗәсендә алар белшән очрашу үткәреләчәк. 

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова Виталий Муткога паркны күрсәтте, гражданнар белән иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә багланышлар өлкәсендә башкарылган эш турында хәбәр итте. РФ вице-премьеры паркны югары бәяләде. 

Ахырда Виталий Мутко ассызыклаганча, Горки-Әмәт урманы шәһәр мохитен төзекләндерүнең югары сыйфатлы үрнәге. "Бу парк - дәүләт үз акчаларын юнәлдерергә теләгән иҗтимагый киңлек", - диде ул. 

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко эш сәфәренә килде. «Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Республикага эш сәфәре кысаларында Виталий Мутко берничә киңәшмә уздырырга җыена. Казан Кремлендә Россия вице-премьеры «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. Аңарчы ул Казанның «Весна» торак комплексына һәм Горки-Әмәт урманы паркына барачак. 

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының Казан Ратушасында Виталий Мутко рәислегендә утырышы узачак.  

«Ышанычлы бизнес» ресурсның 8 800 222-37-22 номерлы түләүсез кайнар линиясе үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.

Июль аенда Россия Федераль салым хезмәте территориаль салым органнарына һөнәри керемгә салым куллану шартларын үтәү өлешендә үзмәшгульләргә карата контроль чаралар үткәрүне туктатырга кирәклеге турында хәбәр итте. Тикшерүләр юклыгы үзмәшгуль гражданнарның күләгәдән чыгулары өчен стимул булып тора.

Әгәр сезгә контроль-күзәтчелек органнары тикшерү белән килсә, бу факт турында «Ышанычлы бизнес» мәгълүмат ресурсының кайнар линия телефоны аша 8 800 222-37-22 номерына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салым сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды.

Хәзерге вакытта Татарстанда 22 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән.

Тәтеш районы мәдәният йортында капиталь ремонт бара, ул көзен тәмамланачак. Хәзерге вакытта мәдәният йортында коммуникацияләрне, җылыту системаларын алыштыру эшләре бара, тамашачылар залында һәм подвалда яңа вентиляция системасы җиһазлана, түшәм өчен металл терәк конструкциягә ут яклагыч эшкәртү эшләре башкарылды. Тавыш операторы һәм яктырткыч өчен күзәтү тәрәзәле аерым кабинет барлыкка чыккан, завхоз өчен — костюмерная, методистларның бер Кабинеты урынына хәзер икесе бар. "Көзен яңа сәхнәдә шәһәр оешмалары һәм предприятиеләренең иҗади хисаплары төгәлләнәчәк, Халыклар бердәмлеге көненә гала-концерт булачак, анда иң яхшы иҗади номерлар тәкъдим ителәчәк», - дип өстәде район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Юрий Сиякин.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бу көздә төзүчеләр Алабуга районының Хлыстово авылында 100 урынлы клуб төзелешен төгәлләячәкләр. Шул ук объект янында ФАП бинасы да төзелә. Бүген торак пунктта 700гә якын кеше яши. "Объект бик мөһим һәм кирәкле, чөнки халык арасында яшьләр бик күп", - дип уртаклаша җирле халык. Клуб янында яңа фельдшер-акушерлык пункты да төзелә. Ике объект та бер урамда урнашкан. Медпункт төзелеше августта башланды. Булачак бинага барлык инженерлык коммуникацияләре дә ясалган, объект барлык кирәкле җиһазлар белән комплектланачак: монда карау һәм процедура кабинетлары, шулай ук пациентларны кабул итү кабинеты урнашачак.


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Очрашуда Дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан төбәкара элемтәләрне җайга салу юнәлешендә чит ил партнерлары белән генә түгел, Рәссәй Федерациясенең барлык субъектлары белән дә актив эшли. Мәсәлән, тәҗрибә уртаклашу максаты белән республикага Воронеж өлкәсеннән нәтиҗәлелек үзәгенең дәүләт идарәсе процессларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Е.И. Сапронов һәм нәтиҗәлелек үзәгенең дәүләт идарәсе процессларын оптимальләштерү бүлегенең әйдәп баручы аналитигы Ю. А. Фирсова җитәкчелегендәге делегация килде. Сәфәр барышында воронежлылар башкарма хакимият органнары эшчәнлеген оптимальләштерү һәм автоматлаштыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә планлаштыралар. Очрашуны ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров тәкъдим ителгән тәҗрибә эштә файдалы һәм кулланылыр, шулай ук куелган дәүләт бурычларын хәл итәргә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде. «Рәссәй Федерациясенең һәр субъектында үз үзенчәлекләре бар, кызыклы проектлар һәм казанышлар кебек үк, теге яки бу өлкәдә эшләнмәләр бар. Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык, булган тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Бүгенге көндә "Стройком Плюс" җәмгыяте оешмасының бер төркем хезмәткәре Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы мәдәният йортын капиталь төзекләндерү белән мәшгуль. Клуб төзелешенә 4,5 млн сум акча каралган.

Республика программасы кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичерүче мәдәният учагы тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмагы да калмый аның.

- Әле ике ай элек кенә эшкә керешкән идек, финишка якынлашканны сизми дә калганбыз, - ди оешманың мастер-прорабы Заһир Ризагетдинов. – Шактый зур мәйданны алып торган бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды. Алга таба су, канализация торбаларын яңабаштан уздырып, санитар бүлмәгә плитә ябыштырасы, буяу эшләрен төгәллисе, ишекләр куясы, керү юлына брусчатка җәясе бар.

Бүгенге көндә оешма көче белән Туембашта 4 млн сумлык, Янил мәдәният йортында 12 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара. Поч.Сутер авылында 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астына кертелә. Шулай ук биредә ашханәгә дә капиталь ремонт ясала. Төзекләндерү 15 миллион сумга төшә.

 


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2019 елның 9 августына 1 млн. 564,5 мең кв.м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу –  планның 64,5 %ы. Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

ТР төзелеш министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 848 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн. 706 мең сумлык 248 карар чыгарылган.  

2019 елның гыйнвар-август айларында республикада 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 2се – үлем очрагы, 10сы – авыр имгәнү (2018 елның шул чорында – 15 бәхетсезлек очрагы, шул исәптән 5се – үлем очрагы, 10сы – авыр имгәнү).

Ирек Фәйзуллин социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. ДТФның инвестицион программасы буенча 2019 елга барлыгы гомуми мәйдны 438,3 мең квадрат метрлы 7 мең 838 фатирлык 165 йорт тапшырылырга тиеш.

9 августка статистика органнарына мәйданы 147,8 мең кв.м. булган 2 мең. 553 фатирлы 73 йорт буенча хисап тапшырылган. 92 объект буенча 34 объект әзер диярлек, 14 объектта төзелеш төгәлләнгән; 35 объект уртача әзерлектә, 23 объектта эшләр күп әле.

2019 елга бүленгән бюджет акчлары чикләрендә 441 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган (688 млн. 490,6 мең сумга), шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар, 5 һәм аннан да күбәрәк баласы булган 33 гаилә.

9 августка 33 күп балалы гаиләгә (155 млн. 663 мең сум) сертификатлар төзелгән. 22 сертификат гамәлгә ашырылган (107 млн. 577 мең сумга). 54 яшь гаилә субсидияләр алу исемлегенә кертелгән.   

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум бүлеп бирелгән, РФ бюджетыннан – 1 млрд 273,3 млн. сум, гомуми суммасы – 3 млрд. 273,3 млн. сум. 35 муниципаль берәмлектә 54 җәмәгать киңлеге объектын төзекләндерү планлаштырылган.                       

«Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 21 млн. 494 мең сумга (бюджет РФ бюджеты – 12,14 млн. сум, ТР бюджеты – 9,3 млн. сум) 12 гомуми белем оешмасын (5 мәктәп, 5 балалар учреждениесе һәм 2 өстәмә белем учреждениесе) җайлаштыру каралган. 8 августка эшләр 11 объектта алып барыла.

Ирек Фәйзуллин сыер фермалары төзү турында да сөйләде. Финанслау күләме 400 млн. сум. 7 муниципаль берәмлектә 13 сыер фермасы төзү каралган (Актаныш, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Тукай, Ютазы районнары). 9 августка эшләр 13 объектның 6сында бара. Актаныш районында 6 объектта эшләр тәмамланган.

Сыер фермаларына капиталь ремонт дәвам итә. Финанслау күләме 657 млн. 738 мең сум. Шулар арасында 35 муниципаль берәмлектә 155 сыер фермасы. 9 августка эшләр 85 объектта алып барыла. 24 райондагы 59 объектта эшләр тәмамланган.  

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, машина-трактор паркларына капремонт программасы буенча финанслау күләме 164 млн. 182 мең 700 сум тәшкил итә. Планда 68 машина-трактор паркы. 9 августка эшләр 39 объектта бара.   9 райондагы 24 объектта эшләр тәмамланган.   

35 муниципаль берәмлектәге 129 иген амбарына капиталь ремонт каралган. Финанслау күләме 368 млн. 341 мең сум. 9 августка 56 объектта эшләр бара. 28 райондагы 71 объектта эшләр тәмамланган.   

Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы  күп фатирлы йортның 9439 ишегалды исәпләнә. Бүгенгә 8326 (98%) ишегалды үлчәнгән. 7696 сендә (90,3%) схемалар әзерләнгән.


9
август, 2019 ел
җомга

Тантаналы чара барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Татарстан Республикасы ел төзүчесе» премиясенең җиңүчеләрен атады. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнаштылар. ТР Президенты төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.  Республиканың төзелеш комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов бүләкләнде. Төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән «Домкор Индустрия» ҖЧҖнең 24 нче формалау цехы слесарь-ремонтчысы А.Л. Нечаев, «Татнефтепроводстрой» ААҖ генераль директоры А. Г. Пилишкин бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме «Татлизинг» ТР ДУП баш инженеры Х.Ш. Гыйльфановка, «ЛенИнвестСтрой» ҖЧҖ кран машинисты М. М. Ибраһимовка, «Күчмә механикалаштырылган 5 нче колонна» ҖЧҖ штукатур-буяучысына Г. Г. Фәтхуллинага, «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Р. Ф. Хисаметдиновка бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International