Бөгелмә ш. күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы "Уют" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенә карата мөрәҗәгатьне карау буенча уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, фатир түшәмендә су үткән урыннарда эзләр бар, эчке яктан су агып үтә торган урында баскыч мәйданчыгында герметиклык дәрәҗәсенә хилафлык килгән. Әлеге җитешсезлек барлыкка килүгә юл куйган өчен "Уют" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте рәисенә карата административ эш кузгатылды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча карар чыгарылды. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контроленә алынды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Биналарның мәгълүмати модельләштерү (BIM) технологияләре проектлау, экспертиза һәм төзелеш стадиясендә. Куллану практикасы һәм үсеш перспективалары» темасына семинар үтте. Семинар «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан сәнәгать һәм гражданлык төзелеше өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү һәм Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте куйган бурычларны үтәү максаты белән оештырылды.
Семинарны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ачты. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге тема бик мөһим. Рәссәйдә икътисадны цифрлаштыру стандартларына, шул исәптән төзелеш тармагында да күчү турында Карар кабул ителде, һәм BIM технологияләре бу процесста төп рольне уйный. Якындагы ике елда Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы, һөнәри берләшмә белән берлектә, барлык стадияләрдә-проектлау, экспертиза, объектны төзү һәм эксплуатацияләү стадияләрендә BIM - технологияләр кертүне тәэмин итәргә тиеш. Хәзерге вакытта барлык дәрәҗәдәге оешмаларның җитештерү процессына BIM-технологияләрне нәтиҗәле кертергә мөмкинлек бирәчәк закон проекты әзерләнде. Шулай ук Татарстан BIM-технологияләр кертү һәм норматив-техник базаны әзерләү мәсьәләләрен карау буенча сынау төбәкләре арасына керде, дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта эшче төркем төрле стадияләрдә - сынау проектлары кергән һәм экспертиза бәяләмәсе алган объектларның базасын формалаштыра. Шулай ук региональ экспертиза - «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ BIM-проектларны карап тикшерү буенча зур тәҗрибәгә ия һәм мондый проектларны зур күләмдә карарга әзер, дип билгеләп үтте.
Мәгълүмат-консультация төркеме Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ырынгы авыл җирлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.
Татарстан Республикасының авария-техник запасы 2,5 МВт һәм 3,5 МВт егәрлекле ике мобиль котельныйга тулыланды. Аларны сатып алу өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 21 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта журналистларга «Татлизинг» ТР ДУП генераль директоры Нияз Ситдыйков сөйләде. Һәр котельня һава температурасына карап, 5-10 күп фатирлы йортны җылыта ала. Җиһазларны җәелдерү өчен якынча алты белгеч кирәк. «Алар, бигрәк тә кышын, салкыннар вакытында, авария килеп чыккан очракта кирәк. Без аларны Татарстанның теләсә кайсы районындагы һәлакәт ноктасына китереп җиткерә алабыз, 1,5-2 сәгать дәвамында теләсә кайсы челтәргә кушылып, торак йортларга һәм башка объектларга җылылык бирә алабыз», — диде Ситдыйков. Мобиль котельныйлар Сарытауның «СарЭнергоПром» компаниясеннән сатып алынган, дип өстәде Ситдыйков. Татарстан Республикасы өчен ике җайланма җитәрлек, мобиль котельныйларны яңа сатып алу көтелми, дип өстәде Нияз Ситдыйков. Ел саен авария-техник запас 80,383 млн. сумга тулылана, дип билгеләп үтте ТР Төзелеш Министрлыгында.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»программасы кысаларында 2020 елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар, мәйданнар, яр чаллы, урамнар һәм башка территорияләрне сайлау буенча онлайн-сораштыру эшли башлады. Исегезгә төшерәбез, узган ел мондый сораштыру беренче тапкыр уздырылган иде. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә Татарстан Республикасында 49 объект 2019 елга төзекләндерү программасына кертелгән иде. Сервистан файдалану өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Сораштыру» бүлегендә авторизацияләнергә кирәк. Респондентлар иң өстенлекле территорияләрне – парклар, скверлар, мәйданнар, ярлар, урамнарны – тәкъдим ителгән вариантлардан сайлап алалар, шулай ук үз тәкъдимнәрен күрсәтә алалар. Сораштыру 2019 елның 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк, аның 2020 елда төзекләндерү өчен территорияләр исемлеге төзеләчәк, шул исәптән социологик сораштырулар һәм узган иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләрен исәпкә алып.
17 март көннеторак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр. “Спас коммуналь челтәрләре” җәмгыятенең җылылык хуҗалыгы җитәкчесе Акчурин Фәрит Әхмәтшаевич өчен дә бу бәйрәм көне булган.
Коммуналь тармакта Фәрит Әхмәтша улы 1992 елдан бирле хезмәт куя. Безнең якларга күчеп кайтканчы, Үзбәкстанда яшәгән. Анда “металларны кисү алымы белән эшкәртү” белгечлеге буенча машиналар төзү техникумын тәмамлаган, ремонт заводында станоклар цехы начальнигы, производство җитәкчесе булып эшләгән. Шул ук вакытта газ һәм җылыту җайланмаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү курсларында да укып чыккан һәм бу һөнәренең аңа киләчәктә бик зур файдасы тия.
Үзбәкстанда хәлләр катлаулана башлагач, Фәрит Әхмәтша улына хатынын һәм ике кечкенә баласын алып, аннан күчеп китәргә туры килә. Безнең районда ул автомат газ бүлү станциясеннән ул чакта гөрләп эшләгән ит комбинатына кадәр шәһәрдәге беренче газ үткәргечне сузуда катнаша. 1995 елда әкренләп барлык котельныйларны күмердән газ белән җылытуга күчерә башлыйлар. Фәрит Әхмәтша улы әйтүенчә, бер ел эчендә генә алар өч котельныйны үзгәртеп ясарга өлгерәләр, ә бу бик әйбәт күрсәткеч.
Җылылык челтәре җитәкчесенең эше бик тынгысыз һәм бер дә җиңел түгел. Аңа Пионер, Пушкин һәм Совет урамындагы өч котельныйның, Дзержинский урамындагы мини-котельныйларның, шулай ук күп функцияле үзәк, халык суды, “Дулкын” бассейны, Ак мәчет, Ислам академиясе һәм Никольск авылларындагы котельныйларның тоткарлыксыз эшләве өчен җавап бирергә туры килә. Фәрит Әхмәтша улы әйтүенчә, алар өчен иң мәшәкатьле чор кышын түгел, ә җәй көне, котельныйларга, җылылык үткәрү торбаларына ремонт ясаганда башлана. Кыш көне дә җылылык белән тәэмин итү тармагында эшләүчеләрнең мәшәкатьләре җитәрлек, чөнки халык канәгать булсын өчен, шактый тырышлык куярга туры килә. Ә җылыту системаларында авария теләсә кайчан килеп чыгарга мөмкин. Шулай итеп, участок җитәкчесе тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә эшкә чыгарга әзер булырга тиеш.
Озак еллык намуслы хезмәте өчен Фәрит Әхмәтша улы “Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Мактаулы бүләкне аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. Җитәкченең тырыш хезмәте шулай ук район башлыгы һәм җитәкчеләренең күпсанлы Рәхмәт хатлары белән дә билгеләп үтелгән.
Билгеле инде, озак еллар эшләү дәверендә Фәрит Әхмәтша улы үз эшенә чын күңелдән береккән. Шуңа күрә лаеклы ялга чыгарга бер дә ашыкмый, чөнки районга тагын да зуррак файда китерерлек көче җитәрлек әле.
Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар һәм тармак ветераннары!
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Безнең өлкә хезмәткәрләренең хезмәт нәтиҗәсе-тормыш зарурлыгы. ТКХ өлкәсе - аннан тыш социаль, сәнәгать өлкәсе һәм икътисадны үстерү мөмкин булмаган өлкә булып тора. Ул һәр кешенең мәнфәгатьләренә кагыла. Торак-коммуналь комплекс хезмәткәрләренең шәхси катнашыннан башка иң перспектив идеяләрне һәм ниятләрне тормышка ашыру мөмкин булмас иде. Комплекс үсешенә керткән өлешебезне без зур рәхмәт белән карыйбыз. Бу бәйрәм көнендә авыр һәм намуслы хезмәтегез, үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!
Узган гасырның алтмышынчы еллар уртасында Югары Ослан районы территориясе аша «Дуслык» газүткәргече сузылды. Партиянең район комитеты беренче секретаре Юрий Иванович Демидов инициативасы буенча җитмешенче еллар ахырында районны газлаштыру буенча эш дәвам итте. Җитәкчеләргә таләпләр һәрвакыт, ә ул вакытта аеруча каты булды. Аларның һөнәри яраклылыгы шул исәптән алар җитәкләгән территорияләрне газ белән тәэмин итү эшенә әзер булуы да билгеләнде. Проектны әзерләү, аннары аны гамәлгә ашыру буенча төп җаваплылык Абдулганиев Әмин Сәмигулла улына йөкләнде. 1982 елның 11 гыйнварында Сельхозтехника бистәсендә иярчен газ беренче биш торак йортка килсен өчен өч ел документациягә киткән һәм тагын ике - эш җитештерүгә! Аннан соң Татар Борнашы, Килди һәм район читенә кадәр, шул исәптән Ярыш аланын һәм Осинникларны да кертеп. «Рассвет» колхозын җиңде, хәтта керү юлында да һәркем алырлык түгел. Введенская Бистәсе да, район үзәге дә активта. Әмин Сәмигулла улының, хәзер мәрхүмнең казанышлары район халкы хәтеренә лаеклы.
Торак фондын һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның агымдагы этабы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 5,6 млн. квадрат метр булган 936 торак объектына ремонт планлаштырылган. 42 муниципаль берәмлек катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш). Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бүгенгә торгларны билгеләнгән вакытта уздыру бурычы тора.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төзелеш сезоны башлануга ук ремонт эшләренә кичекмәстән керешергә кирәк. «Җылы бирү сезоны башланганчы барлык эшләр дә үтәлергә тиеш. Моннан тыш, документлар әзерләү буенча барлык процедураларны да үз вакытында үтәү өчен киләсе ел программасы буенча эшне башларга кирәк», - диде ул.
Социаль-мәдәни объектларга һәм авыл хуҗалыгы объектларына капиталь ремонт һәм аларны төзү программалары буенча актив эш алып барыла. Министр белдергәнчә, бүген программалар аукционнарга әзерләнү һәм аларны уздыру режимында.
2019 елда Газлаштыру фонды түбәндәге программаларны гамәлгә ашыра: «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» (141 объектта), «Татарстан Республикасы торак пунктларында яктыртуны торгызу» (237 км электр линиясе сузу, 171 исәпкә алу һәм электр энергиясен җайга салу щиты урнаштыру, 12 мең 309 яктырткыч алмаштыру планлаштырыла), «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» (43 муниципаль берәмлектәге 64 объектта 119 казан). Моннан тыш, 4 муниципаль берәмлектә 38 күп фатирлы йорттагы 973 фатирда индивидуаль җылыту системасына күчү, 9 муниципаль берәмлектә 14 блоклы-модуль казан урнаштыру һәм 14 км газ китерүче, боҗра һәм фасад газ үткәргече төзү планлаштырыла.
Ирек Фәйзуллин шулай ук торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю турында да сөйләде. 1 мартка җыю дәрәҗәсе 94,5%, үткән елның шушы чорына карата 0,4% ка артык (94,1%).
Азакта министр искәрткәнчә, якшәмбе ТКХ хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк.
«ТКХ – безнең тормыш эшчәнлегебез. Бу мөһим һәм катлаулы хезмәт. Кешеләрнең кәефләре безнең җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләрен ничек хәл итүебезгә бәйле. Кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләре ТКХның нәтиҗәле эшенә бәйле. Шуңа күрә сезне – бу тармакта хезмәт итүче коллегаларыбызны котлыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашу булды. Әлеге визит Үзбәкстан делегациясенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрен комплекслы өйрәнү кысаларында гамәлгә ашырыла. Чарада Үзбәкстан Республикасының торак-коммуналь хезмәт министрлыгы, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, ТР ДТИ, КДАТУ, ЕРЦ, «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» РНП СРО, «Уютный дом» ИК вәкилләре катнашты. Очрашуны ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов ачты.