«Казан Экспо»да «ТУ-144 самолеты базасында авиация һәм техниканың интерактив музей-белем бирү комплексы» проектын тәкъдир итү узды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Музей-белем бирү комплексы ике объект – Ту-144 борты һәм аерым торучы бинадан торачак. «Яшь профессионаллар» VII Милли чемпионат ачылган көнне «ТУ-144 самолеты базасында авиация һәм техниканың интерактив музей-белем бирү комплексы» проектын гамәлгә ашыру турында РФ Югары белем һәм фән министры Михаил Котюков белән фикер алыштылар. Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты. КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш пассажир самолеты базасында мондый интерактив музейлар дөньяның бер илендә дә юк. Вуз ректоры фикеренчә, Проектның Халыкара туристик потенциалы бар. Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте тарафыннан проект-тикшеренү эшләрен башкару өчен 1,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә проект-смета документлары югары әзерлек дәрәҗәсендә. Эшләнгән планлаштыру карарлар университет (КНИТУ-КАИ) белән, ә объект буенча эскиз проекты Казанның баш архитекторы белән килешенгән. Проект-смета документларын ай ахырына кадәр Дәүләт экспертизасына җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International