2018 елның апрелендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 32 тикшерү үткәрелде, аларның 7се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 15 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле, 10 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. Шулай ук 2018 елның апрелендә, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздыру кысаларында, Чистай ЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен чүп-чардан вакытында чистартып торуы буенча таләпләр үтәлеше предметына карата торак йортларны тикшерүләр уздырылды.
Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңү Көне белән котлыйм! 9 Май – безнең халыкның Бөек Батырлыгы турында мәңгелек искәртү. Без барыбыз да үз туганнар һәм якыннар өчен җирдә тынычлык телибез. Нәкъ менә шуңа күрә бу Көн барыбыз өчен дә шундый мөһим! Бөек Җиңү көне хаклы рәвештә язгы яңарыш, киләчәккә якты өметләр, ветераннарга тирән ихтирам һәм ватандашлар һәм халык белән горурлану символына әверелде. Чын күңелемнән Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм кояшлы дөнья телим. Тынычлык һәм бәхет Сезгә һәм якыннарыгызга!
Җиңү Көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймадиев Азат Гаяз улында кунакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре булдылар. Азат Гаяз улы Гыймадиев1927 елның 25 нче мартында Апас районы (Татарстан) Альмендерово авылында туган. Унҗиде елда фронтка китте һәм Көнбатыш Украинада дәүләт чиген узу гаскәрләренә билгеләнгән иде. 1944 елдан 1951 елга –Совет армиясе сафларында хезмәт итүен дәвам итте. Бу вакыт эчендә хәрби топография техникумын тәмамлады. Хәер, Азат Гаяз улы гомер буе укый иде - Казан инженер-төзелеш институты һәм СССР дәүләт төзелеше курсларына укырга килгән иде. А. Г. Гыймадиев җитәкчелегендә бик күп төзелеш конструкцияләре һәм архитектура чертежлары ясалган иде, шул исәптән Петропавловский соборында планетарий(1989 елда собор мөэминнәргә тапшырылды), Яр Чаллы шәһәре генераль планы, торак фонды, социаль-мәдәни-көнкүреш корылмалары. Азат Гаяз улы үзенең катлаулы, ләкин кызыклы тормыш тарихы белән бик теләп уртаклашты. Очрашу бик җылы шартларда узды. Чын күңелдән телибез аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Имәнлек" метро станциясендә төзелеш эшләре барышы белән танышты.
Татарстан Президентын төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар озата йөрде.
Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпләр проектына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр исемлеген карый, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев.
Хәзерге вакытта «ПрофСтандарт» уку үзәгендә квалификацияне күтәрү курслары оештырылды, анда төзелештә бәя кую һәм сметалы нормалаштыруда норматив-хокукый җайга салуга кертелгән яңалыклар турында сөйлиләр, бу – смета бәясен билгеләүдә ресурс методына күчү, федераль дәүләт мәгълүмат бәя кую системасының эшләү төп аспектлары, зурлаштырган төзелештә бәяләр нормативлары ТБН, смета нормативларын эшләү кагыйдәләре. Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru http://gosekspertiza-rt.ru
тел. + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru
Татарстанда 2018 елга торак төзелеше буенча план кырыктан артык процентка үтәлгән. Бу вакытка 966 мең кв метр диярлек торак сафка бастырылган. Быел республикада 2 млн 403 мең кв метр торак төзеләчәк. Бу хакта бүген, Хөкүмәт йортында, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Анда төбәкнең министрлыклар, ведомстволар һәм эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм район башлыклары катнашты.
Бүген Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йортында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары төрле ведомстволар һәм оешмалар вәкилләренең бушлай юридик ярдәм ала алганнар. Консультацияләр барышында Министрлык вәкиле, юридик бүлегенеж әйдәп баручы консультанты Ахметзянова Ләйсән йөзендә, ветераннар барлык күтәрелгән мәсьәләләре буенча тулы аңлату бирелде, шул исәптән хезмәтләр идарә компанияләре сыйфатлар күрсәтү мәсьәләләре һәм торак законнарында соңгы үзгәрешләр буенча.
Казанда «ВолгаСтройЭкспо 2018» махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында беренче тапкыр төзелеш 3D мөһер буенча семинар узды. 3D принтерлар сәнәгатьтә, архитектура модельләрен ясауда, рекламада, автомобиль индустриясендә (җитештерү, тюнинг), белем бирүдә (студентларны яңа технологияләргә практик укыту) өлкәләрендә модельләр, прототиплар, тест үрнәкләре, агызу формалар, макетлар, детальләр һәм әзер эшләнмәлщр әзерләү өчен кулланырга мөмкин. 2017 елда «Сколково» махсус икътисади зонасында (Мәскәү) «АМТ» (Additive Manufacturing Technologies) бүлекчә компаниясе булдырылган. Мәскәү “кызының” эшчәнлек өлкәсе: төзелеш 3D принтерлар эшләү һәм җитештерү, чит ил базарларында сату һәм сервис хезмәт күрсәтү. Бүген Ярославль җитештергән«АМТ» портал төзелеш принтерлары бөтен Рәсәй, Казахстан, Молдавия, Дания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләр, Үзбәкстан, Төркия, Чехия буенча эшли.