Бүген IT-парк мәйданында 2019-2022 җәмәгать тирәлекләрен төзекләндерү буенча яшәүчеләрнең гомумреспублика сораштыруна багышланган матбугат конференциясе узды. Спикерлар сыйфатында чыгыш ясадылар – ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман. Сораштыру иҗтимагый тирәлек сайлап алу өчен оештырылган – парклар, скверлар, мәйданнар, яр, урамнар һәм башка территорияләр, алар 2019 елда төзекләндереләчәк. Онлайн тавыш бирүдә барлык Татарстан Республика халкы катнаша ала. Татарстанда яшәүче һәр кеше бер тапкыр гына тавыш бирә ала. Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, җәмәгать тирәлекләр үсеш программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2015 елдан гамәлгә ашырыла. 2017 елда ул милли проект булды: «Җәмәгать тирәлекләре халыкның уңайлы яшәвен формалаштыруда мөһим ролен башкара. Барлыгы 2015-2017 елларда 257 объект төзекләндерелгән һәм тагын 60 объектларын быел төзекләндерергә планлаштырыла». Онлайн-сораштыру төгәлләү 2018 елның 20 май көнендә планлаштырыла, ә тавыш бирү нәтиҗәләрен ясау - 2018 елның 20 июнь көнендә. Тавыш бирү тәмамлангач, билгеле булачак, Татарстан халкы фикеренчә нинди территорияләрә иң өстенлекле дип санала - алар 2019 елның төзекләндерү өчен объектлар исемлегенә кертеләчәк. Калган җәмәгать тирәлекләре 2020-2022 еллар исемлегенә, шулай ук халык формалаштырган рейтингы нигезендә, биреләчәк. Әйтергә кирәк, Казан халкы шәһәрнең һәр районы буенча иҗтимагый тирәлек сайлый ала.