Шәһәрдә барлык агызган сулар берничә этап буенча чистартылачак. Аерым алганда, махсус бактерияләр ярдәмендә биологик чистарту оештырылачак. Ахыр чиктә, пычрак су 98 процентка чистара. Чистарту корылмалары һәм челтәрләр белән канализацион-насос станциясе төзелеше узган елның август аенда башланды. Татарстан бюджеты моңа якынча 70 млн сум бүлеп алды, - дип искәртте ачу тантанасы барышында ТР Газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов. Барлыгы дүрт ел эчендә республикада32 биологик чистарту корылмалары төзелгән һәм ремонт ясалган. Быел Бөреледә, Яңа чишмәдә, Балык Бистәсендә, Буада һәм Карабашта чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән якынча 170 миллион сум.
Казан шәһәре Ак.Губкин урамы буенча “МЧС” торак комплексында 1 нче торак йортының «Г» блогын файдалануга тапшыру өчен рөхсәт (№16-RU16301000-60-2018, 25.04.2018 көне) бирелгән.
2018 елның 24 апрель көнне КДАТУ «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлегендә проект семинары уздырылды, анда "Татинвестгражданпроект" ДУП кураторлары КДАТУ студентларын - стипендия конкурсы финалистларын - икенче этап биремнәре белән таныштырдылар. Конкурсның икенче этабы конкурс эшен язу гыйбарәт. Эшне 2018 елның 21 май көне 16 сәгатенә кадәр Татинвестгражданпроект» ДУП канцеляриясенә (ур. Чехов, 28, 1 кат) тапшырырга кирәк, шулай ук электрон почта аша җибәрергә: konkurs@tigp.ru.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы урынбасары Илшат Гимаев «ВолгаСтройЭкспо» 23-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Иминлек. Элемтә. Интернет» 22-нче Форумын башлап җибәрде. Министр урынбасары күргәзмәдә катнашучыларының стендлары белән танышты һәм түбәндәгене билгеләп үтте: Татарстан Республикасы төзелеш өлкәсендә иң динамик рәвештә үсүче төбәкләренең берсе һәм ул шулай ук төзелеш секторына эре инвесторлар җәлеп итү мөмкинлегенә ия. Министр урынбасары Илшат Гыймаев шулай ук «RUSSIAN WATER CUP» Бөтенроссия Чемпионатының IV сайлап алу этабында булды. Ярыш илнең суүткәргеч-канализация һәм коммуналь хуҗалык һәм инженерлык хезмәтләре предприятиеләренең эшчеләре арасында үткәрелә. Барлык командалар предприятиеләрнең фәкать эшләп килгән хезмәткәрләреннән формалаша. Казанда « суүткәргеч-канализация һәм коммуналь хуҗалык һәм инженерлык хезмәтләре предприятиеләренең эшчеләре арасында иң яхшы команда» исеме өчен Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы вәкилләре көрәшәчәк.
2018 елның 1 нче кварталында торак фонды буенча Казан шәһәре торак инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан планлы һәм планнан тыш 808 тикшерү уздырылды. Уздырылган тикшерүләр барышында 419 бозу очрагы ачыкланды. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 290 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 75 беркетмә төзелде, шул исәптән: вазыйфаи затларга – 10, физик затларга – 9, юридик затларга – 56, шул исәптән лицензия таләпләрен бозган өчен – 6.
2018 елның 1 нче кварталында Казан шәһәре торак инспекциясенә торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүенә бәйле мәсьәләләрдә 3287 мөрәҗәгать килде. 2877 мөрәҗәгать тулы күләмендә каралды, ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр инспекция контролендә кала бирә.
2018 елныд 25 апрель көнендә эшлекле чара узачак –төзелеш материалларын һәм җиһазларын потенциаль китерүчеләр һәм сатып алучылар арасында бизнес-очрашулар. 2018 елда күргәзмәсе үз мәйданында төзелеш - бизәү материаллары, җиһазлар, төзелеш технологияләрен җитештерүче 100 дән артык компания, Рәсәйнең 20 шәһәреннән һәм чит илләрдән, һәм шулай ук Рәсәйнең 9 шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән дәүләт һәм корпоратив заказчылар, радиоканал сак системалары, телекоммуникация һәм мәгълүмати системаларының, янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеге, шәхси саклану чаралары өчен IT-карарлары өлкәсендәге эшләүчеләр җыячак. Хәзерге вакытта күргәзмә оештыручылары Татарстан Республикасы төзелеш комплексы белгечләре һәм җитәкчеләреннән гаризалар кабул итү алып бара. Үз гаризаларны электрон почтага җибәрегез: pressexpokazan@mail.ru, мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча аныклагыз: 8 843 202 29 08 яки +7 912 374 3474.
Татарстан Рәсәйнең иң уңайлы төбәкләренең рәтенә керә. Тиешле бәяне республикага РФ төзелеш һәм ТКХ министры RT телеканалына интервьюда бирде. «Төзекләндерүгә килгәндә, әлбәттә, без Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан кебек төбәкләр турында сөйли алабыз,», – диде министр. Шул ук вакытта, ул өстәде - бик күркәм шәһәрләр очрыйлар, шулай ук, Мәскәү өлкәсендә һәм көньяк төбәкләрендә. Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ул башлык булган ведомство, иҗтимагый тирәлек төзекләндерү һәм үстерү өчен махсус стандартлар әзерли. Алар шәһәр тирәлеген үстерү буенча программасын бәяләү өчен кирәк булган.
Татарстан Республикасында 2018 елгы күп фатирлы йортка капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Бүген исә Ленин мәйданын төзекләндерүнең якынча проекты тәкъдим ителде. Архитекторлар ике атна элек тәкъдим ителгән идеяләр нигезендә территория ничек булырын үз күзаллауларын алабугалылар хөкеменә чыгардылар. Архитекторлар тануынча, проект әле ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән. Мисалга, алар тарафыннан автомобильләр һәм туристлар автобуслары өчен тукталу урынын күчерү һәм аларның санын беразга киметү тәкъдим ителде. Моның белән музей хезмәткәрләре ризалашмады, чөнки актив туристик сезон 6 айга сузыла һәм кайчак Ленин мәйданында берьюлы 30га якын автобус килеп туктый икән.
Мәйданчыкта шулай ук амфитеатр, арт-объектлар, эскәмияләр урнаштыру, территорияне яшелләндерү тәкъдимнәре җиткерелде. Мондый фикерләр белән барысы да килеште. Тик биредә әдәби кафе ачу идеясен генә барысы да хупламады, чөнки шәһәрнең аскы өлешендә кафелар болай да җитәрлек, әле булганнарының барысы да зур сорау белән файдаланылмый дигән фикерләр яңгырады.
2нче гимназия укучылары алар тарафыннан әйтелгән идеяне проектта күрмәделәр: алар мәйданда “Йолдызлар аллеясе” ачу һәм “Чыгарылыш сыйныфы укучылары кыңгыравы” урнаштыру турында әйткәннәр. Әлеге объектлар Ленин һәйкәле артында, уку бинасы каршында, урын алырга тиеш булган. Исегезгә төшереп китик, Ленин мәйданы һәм “Чебурашка” паркы тарихи җирлекләрдә һәм кече шәһәрләрдә иң яхшы проектларны сайлап алу буенча Бөтенсоюз бәйгесендә катнаша. Конкурс йомгаклары буенча барысы 80 тирәсе җиңүче сайлап алыначак: аның 20се – “Тарихи җирлекләр” категориясендә, 60ы – “кече шәһәрләр” категориясендә. Тарихи җирлекләр грант сыйфатында уртача - 50 миллион сум, ә кече калалар, халык санына карап, 30дан 100 миллион сумга кадәр средство алыр дип күздә тотыла. 27 апрельгә кадәр конкурста катнашуга гаризалар, тәмам эшләнеп беткән проектлар белән, Россия төзелеш министрлыгына тапшырылыр. Бәйге кысаларында грант отучы проектлар ике ел дәвамында тормышка ашырылырга тиеш булалар.
ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2018 елның 19 апрель көнне Казан шәһәренең «МЧС» торак комплексының 1нче Г блокында урнашкан торак йорты буенча техник регламентларның һәм проект документларның таләпләренә туры килүе турында бәяләмәсе (№65/р) бирелгән.