«Салават Күпере» торак комплексында урнашкан, Айрат Арсланов урамындагы № 6 йорт (төзелеш номеры – 12-4) тантаналы рәвештә тапшыруы үтте. 255-фатирлы йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, шулай ук, табиб-грант алучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм авария хәлендәге торактан күчкән якынча 240 кеше яшәячәк. «Салават Күпере» торак комплексының беренче чираты (10 нчы, 11-нче, 12-нче, 13-нче кварталлар) 6 мең 426 фатирга 22 йорттан тора. Шулай ук биредә икенче чират төзелә (7-нче һәм 8-нче кварталлар), ул 2924 фатирга ун йорттан тора.