Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим мунициципаль районына эш сәфәре кыла. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Пленар утырышы башланганчы Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә берничә мәгариф оешмасында булды.
Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланып килә. Әлеге мәгариф учреждениедә шәхси җылыту системасына тоташтыру, группаларга кайнар су бойлерлары кую, ишек алдын төзекләндерү дәвам итә. Капиталь ремонтны финанслау республика программасы кысаларында алып барылды.
Биектау районының Бимәр авылы, Комлы ур. буенча 4 нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау барышында ТР ДТИ үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре йортта гомуми милекнең тиешенчә карап тотылмавын ачыклады, ә атап әйткәндә, фасадларның буяу һәм штукатур өслеге җимерелгән, шулай ук подъездларга керә торган ишек өслекләре дә төзек түгел. Ачыкланган җитешсезлек очракларын бетерү буенча "Комфорт" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде.
2017 елның гыйнвар-июль айларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тарафыннан төзелә торган объектларда 2408 тикшерү үткәрелде, алар нәтиҗәсендә төзелеш оешмаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 757 күрсәтмә бирелде. Шулай ук административ хокук бозулар турында 762 беркетмә төзелде. Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1058 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.
Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2 мең 785 тикшерү уздырылган, шуларның 17сендә техник иминлек кагыйдәләрен бозу буенча 54 факт ачыкланган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.
Хөрмәтле коллегалар һәм төзелеш тармагы ветераннары!
Һөнәри бәйрәм rөнендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән, сезгэ чын күңелдән бик кирәкле һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас котлаулар һәм рәхмәт сүзләре белдерергә рөхсәт итегез! Сез мактаулы һәм җаваплы, сәләткә әйләнгән һөнәр сайладыгыз. Барлык төзелеш белгечлекләрнең фидакарь эш нәтиҗәсе республикабызның икътисади үсеше белән һәм уңайлы мохит булдыру, һәр кешенең югары сыйфатлы заманча тормыш үткәрү белән бәйле. Аеруча рәхмәт төзелеш тармагы ветераннарына белдерәм, алар үз хезмәтләре белән һөнәргә тугрылык белдерделәр. Бүген яшьләр элеккеге буыннардан килгән иң яхшы традицияләрне дәвам итә. Безнең республикабыз төзелеш династияләргә бай. Бу гаиләләрдә һөнәр кыйммәтләре, серләре, гореф-гадәтләре, осталык буыннан-буынга тапшырыла.
Һөнәри бәйрәм Төзүчеләр Көне алдыннан, министрлыкта хезмәткәрләренең балалары өчен "Минем әти-әнием – Төзүчеләр" исемендәге рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгәсе узды. Бу бәйгедә 25 министрлык хезмәткәрләренең балалары катнашты. Барлык рәсемнәр һәм эшләнмәләр оригиналь һәм бик кызыклы булып чыкты. Ә иң яшь катнашучыга нибары 2 ел булып чыкты. Конкурста катнашучылар дипломнар һәм иҗат өчен истәлекле җыелмалар белән бүләкләнделәр. Бәйгенең иганәчесе ҖЧҖ "Аркада Строй". Конкурста барлык катнашучыларны котлыйбыз!
Үзәк инспекторлык белгечләре Яшел Үзән муниципаль районы, Осиново ав., Спорт урамы буенча 2 номерлы йортта яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатен карау барышында түбә капламында су үтүгә сәбәпче булган җитешсезлек очраклары булуын ачыклады.
9 август көнне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень илебездә беренче “шәһәр төзелеше өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру эшчәнлегендә иң яхшы һөнәрче” исемендәге бәйгесенә старт бирде. Бәйгә белгечләрнең һөнәри осталыкларын күтәрү максаты белән, шулай ук шәһәр төзелеше өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру эшчәнлегендә һөнәрнең популярлаштыру һәм дәрәҗәсен күтәрү максаты белән үткәрелә. Чараны үткәрү идеясы Татарстанда барлыкка килде. Республикабызның сметчиклары ел саен "Татарстан Республикасының иң яхшы сметчысы" исемендәге тармакның иң яхшы белгеч билгеләү бәйгесендә катнашалар. Бәйгесенең проекты Рәсәйнең төзелеш министрлыгы белән уңай бәяләнде. Чараны оештыручылар – ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ГАУ "Татарстан Республикасының дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе". 15 августта эшлекле чара кысаларында Төзүче Көне бәйрәм итү уңаеннан, республиканың оештыру комитеты конкурсының нәтиҗәләрен чыгарачак һәм Татарстан Республикасының командасы составына кергән катнашучыларны игълан итер.
Югары Кармалка авылында күпфункцияле үзәк төзелә. Подрядчы ҖЧҖ «Төзүче». Төзүчеләр ленолеум җәяләр, җылылык челтәре сузалар. Бинага ут, су, канализация уздырылган, тәрәзә-ишекләр урнаштырылган, эчке бизәкләү эшләре дә беткән.