Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим мунициципаль районына эш сәфәре кыла. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Пленар утырышы башланганчы Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә берничә мәгариф оешмасында булды.
Үзәк 1976 елда төзелгән бинада урнашкан. Быел бинага капиталь ремонт ясалган. Татарстан Республикасы Президенты торгызу эшләренең нәтиҗәләре белән танышты. Рөстәм Миңнеханов инженер цехын, экология бүлмәсен карап чыкты, балалар хәрәкәтләре штабында катнашучылар белән сөйләшеп торды.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Сарман аграр колледжының җирле филиалында булды. Быел ресурс үзәге шулай ук ремонтланган. Бүген монда укучылар саны 160 кешедән артык. Киләчәктә уку йортын тәмамлаучылар арасында Мөслим, Азнакай, Минзәлә, Сарман районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре һәм Россиянең башка төбәкләре вәкилләре бар.