ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

“Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге" экспертлары "Мәгълүматлы кулланучы мәктәбе" проект кысаларында Югары Осланда семинар уздырдылар. Чарада 30 дән артык кеше катнашты. Тулырак мәгълүматны алырга була сайтында http://obcontrolrt.ru/obuchenie яки телефон аша: +7(843)236-29-97.

Татарстанда яңа уку елында дүрт яңа белем бирү оешмасы ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эксплуатация һәм торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.
 

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 79 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 907 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


18
август, 2017 ел
җомга

Бүген "Аргументлар һәм фактлар" редакциясендә Татарстанда социаль объектларны төзү буенча фикер алыштылар. Эксперт буларак ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев чыгыш ясаган.

Бүген "Алабуга" МИЗда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев үткәргән узган атналык киңәшмә кысаларында махсус икътисади зонасында объектларын төзелеш, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура сораулары каралды. Киңәшмә барышында шулай ук  "Алабуга" МИЗда башка объектлар төзелеш мәсьәләләре, шул исәптән "6 машиналы янгын сүндерү депосы " һәм "килү өчен эчке мәйданчык тимер юлларның II чират (Северный барышы)" объектларны төзү. Түбәндәге соруалара киңәшмәдә аерым игътибар бирелде: төзелеш мәйданчыкларында подрядчыларның хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын җитештерү эшләре таләпләрен үтәү, шулай ук төзелеш-монтаж эшләре җитештерү графигын үз вакытында башкару.

2017 ел 17 август көнне торак-коммуналь хуҗалык "ҖЧҖ Казжилкомсертификации" уку үзәгендә "иң яхшы электрик" һөнәри осталык конкурсында I нче һәм II нче этаплары узды. I нче этабы – өй биреме – торак йортны электр җиһазы төен фрагментларын ясау, II-нче этап – катнашучыларның теоретик белемнәрне тикшерү. Барлык катнашучылар конкурсантларның яхшы әзерләнүен билгеләп үттеләр һәм конкурс барышында оештыру эшләренә югары бәя бирделәр. Ахыргы нәтиҗәләр 2017 ел 30 август көнне ясалачак.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министырлыгы хәбәр иткәнчә, 20 август көнне Ш-4 торак районы "Салават Күпере" буенча йөрү мөмкин булмаячак. "ҖЧҖ Волгаавтодор" подрядчысы соңгы (өске) асфальт-бетон катламынның җәю эшләрен башкарырга керешә. Машина йөртүчеләрне игътибар булырга һәм үз маршрутны алдан уйларга сорыйбыз.


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев "Варикус" ИТК ҖЧҖ генераль директоры Айрат Нәгыймов, Казан шәһәре шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе начальнигы урынбасары Максим Андреянов һәм журналистлар белән бергә Казан шәһәрендә инвестицион торак йортлары төзелеше белән танышты. Төзүче сүзләренә караганда, "Взлетная полоса" торак комплексы ике 10 катлы каркас-монолит йортларыннан торачак, эченә гомуми мәйданы 32241 м2 565 фатир, 399 машина кую урынына күп катлы паркинг һәм ике катлы 212 машина кую урынына җир астында паркинг кертә. Беренче этап кысаларында төзелгән 2 нче йорт, 286 фатир кертә, 1 нче йорт — 279. Паркинг төзелеше икенче чират кысаларында планлаштырылган. Халыкны машина кую урыны белән тәэмин итү уртадан югарырак булачак – һәр фатирга 1,5 машина кую урыны.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 12-15 сентябрь көннәрендә "Казан ярминкәсе "күргәзмә үзәгендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министырлыгы ярдәме белән махсус күргәзмәләр берләштерүче 19-нче Халыкара Көзге төзелеш форумы узачак: 19-нче халыкара махсуслаштырылган "Торак" күргәзмәсен, 11-нче махсуслаштырылган "Бина һәм корылмаларның инженерлык коммуникацияләре" күргәзмәсен һәм 2-нче махсуслаштырылган "ЧистоТАТ" күргәзмәсен.


15
август, 2017 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге" экспертлары "Мәгълүматлы кулланучы мәктәбе" проект кысаларында Чистай шәһәрендә семинар уздырдылар. Чарада 50 дән артык кеше катнашты. Тулырак мәгълүматны алырга була сайтында http://obcontrolrt.ru/obuchenie яки телефон аша: +7(843)236-29-97.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International