Рәсәй Федерациясе Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырылган I Бөтенрәсәй "Шәһәр төзелеше өлкәсендәге бәя кую һәм сметалы нормалаштыру һөнәре буенча иң яхшысы" һөнәри осталык конкурсы өчен гаризалар сайлап алу башланды.
Конкурс биш номинациядә үткәрелә:
•"Проектлауда һәм төзелештә смета нормаларын эшләү буенча" юнәлешендә иң яхшы белгече;
•"Төзелешнең смета бәясен исәпләү" юнәлешендә иң яхшы белгече;
•"Проект эшләрен смета бәясен исәпләү "юнәлешендә иң яхшы белгече;
•"Проектлауда һәм төзелештә инженерлык эзләнүләре бәясен исәпләү буенча" юнәлешендә иң яхшы белгече;
•"Шәһәр төзелеше өлкәсендәге бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә иң яхшы яшь белгече".
Гаризалар Рәсәйнең Төзелеш министрлыгы сайтында кабул ителә. Шунда ук дәгъва кылучыларга кирәкле мәгълүмат урнаштырылган. Гаризалар тапшыру соңгы көне– 2017 елның 1 октябре.
2017 елның 28-30 августында Казанда Baltimix-2017 17-нче Халыкара конференция үтә. Чараны оештыручылар - Рәсәй төзүчеләр берлеге, " Квинтет" компаниясе, Мәскәү Дәүләт Төзелеш Университеты (МДТУ) һәм Санкт-Петербург Дәүләт Архитектура-Төзелеш Университеты (СПбДАТУ). Конференцияне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары И. С. Гимаев ачты.
Өч көнлек эшлекле программа кысаларында түбәндәге актуаль темалар буенча фикер алышу планлаштырылган,:
- Рәсәй Федерациясенең коры төзелеш катнашмалары (КТК) базары: ярты еллыгы нәтиҗәләре һәм кыска вакытлы перспективалары;
- Коры катнашмаларны төргәч, паллетлаштыру һәм төрү алдынгы технологияләре;
- Бизәү эшләрен механикалаштыру өчен техника һәм хәл итү;
- Рәсәй Федерациясенең КТК базарында конкурент вәзгыят.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министырлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт төзелеш күзәтү инспекциясе тарафыннан "Салават күпере" торак комплексында 10-7 нче номерлы йортка техник регламент һәм прокт документлары таләпләренә туры килү турындагы бәяләмә бирелгән. Торак комплекстагы әлеге йортның подрядчы оешмасы – "Грей-строй компаниясе.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль районның күп фатирлы торак йортларында төзекләндерү объектларында 2 мең 990 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы Елантово һәм Югары Уратьма авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.
Бүген Калтаково авылында 50 урынга исәпләнгән авыл клубы ачылды. Бу авылның халкы Республика, район җитәкчелегенә авылны төзекләндерү өчен чиксез рәхмәтле. Ачылуда район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт советы депутаты, " Татарстан халыклар Дуслыгы Йорты" Дәүләт учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре катнашкан . Айдар Салахов һәм Ирек Шәрипов авыл халкын авылда шундый зур вакыйга белән котладылар һәм авыл клубын матди тәэмин итү өчен сертификатлар тапшырдылар .
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елның 17 нче августының 2789 номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасының Төзелеш кластерын (инициаторы – ООО "Сувар Девелопмент") һәм Төзелеш технологияләре һәм материаллары кластерын (инициаторы – ҖЧҖ "Ак Барс Девелопмент") Федераль сәнәгать кластерлары реестрына кертүен раслады.
Минзәләдә капиталь ремонттан соң яңадан 7 нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов һәм башка рәсми затлар катнашты. Сәламләү сүзендә Айдар Салахов программаның әһәмиятен билгеләп үтте. Тантаналы өлештән соң, кунаклар балалар бакчасының эченә үттеләр . Чакырылганнар билгеләп үткәнчә, бина тышкы якта да, эчендә дә матур килеп чыкты, барлык уңайлыклар да бар.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министырлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең “Салават күпере” торак комплексында 10-7 йортында һәм “Кояшлы шәһәр” торак комплексында өлешләп сатып алу буенча проблемалы объектның соңгы блок-секциясендә йомгак ясау тикшерүләре уңышлы узды. Хәзер 10-7 номерлы торак йортларның тиешле таләпләргә туры килүе турында уңай бәяләмә әзерләнә.
Алабугада булачак «Гуляй парк» территориясен төзекләндерү буенча эш башланып китте. Бүген төзүчеләр керү төркемен үзгәртеп кору белән мәшгуль. Төзүчеләр планнарында көз уртасына кадәр паркның юл капламасын яңарту, юллар ясау, яктырту уздыру бурычы тора. Бу эшләргә 78 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Эш парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча республика программасы хисабына алып барыла.