Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елның 17 нче августының 2789 номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасының Төзелеш кластерын (инициаторы – ООО "Сувар Девелопмент") һәм Төзелеш технологияләре һәм материаллары кластерын (инициаторы – ҖЧҖ "Ак Барс Девелопмент") Федераль сәнәгать кластерлары реестрына кертүен раслады. Төзелеш кластерын федераль реестрына кертү кластер катнашучыларына импортны алыштыруга юнәлдерелгән кооперация (кластер) инвестицион проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны 50% ка кадәр капларга мөмкинлек бирә.