Бүген Калтаково авылында 50 урынга исәпләнгән авыл клубы ачылды. Бу авылның халкы Республика, район җитәкчелегенә авылны төзекләндерү өчен чиксез рәхмәтле. Ачылуда район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт советы депутаты, " Татарстан халыклар Дуслыгы Йорты" Дәүләт учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре катнашкан . Айдар Салахов һәм Ирек Шәрипов авыл халкын авылда шундый зур вакыйга белән котладылар һәм авыл клубын матди тәэмин итү өчен сертификатлар тапшырдылар .