ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров белдерде.

Бүген Казанда “Салават күпере” микрорайонының Тансык урамында 255 фатирлы 13 нче йорт файдалануга тапшырылды. Бу йорт социаль ипотека программасы буенча - предприятие эшчеләре, авария хәлендәге торак фондтан күчерелә торган гражданнар, бюджет һәм социаль өлкә хезмәткәрләре өчен торгызылган.

Республика программасы буенча соңгы биш ел эчендә бу Түбән Кама авылларында төзелгән инде җиденче "мәдәни" объект, тагын өч – ныклап төзекләндерелде. Тышкы якта – уңайлы кирпеч бина, эчендә – концерт залы, танцпол, иҗади остаханәсе, китап алмашу пункты. Янәшәдә - җәйге барлары. "Бу яхшылыкларның барысы да безнең авыл кешеләре өчен: сезнең өчен, монда кызыклы эшләр шөгыльләнә алган сезнең балаларыгыз өчен, монда килеп аралаша алган безнең әбиләр һәм бабайлар өчен ", - дип ачу тантанасында җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итте Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Альфред Нигъмәтҗанов. Клубның төзелүенә төп акча Татарстан бюджетыннан бирделәр– бу 6 млн. 331 мең сум. Тагын 1 млн. 610 мең муниципаль районы кертте.


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге" экспертлары "Мәгълүматлы кулланучы мәктәбе" проект кысаларында Баулы районында семинар уздырдылар. Чарада 18 кеше катнашты. Тулырак мәгълүматны алырга була сайтында http://obcontrolrt.ru/obuchenie яки телефон аша: +7(843)236-29-97.

Екатеринбургта инженер-смета ясаучы өчен Уралда иң зур чара узачак — Смета ясаучы атнасы 2017. 2017 елның 16 октябреннән башлап 20 кадәр Екатеринбургта Төбәкара мәгълүмати үзәк, бәяле инжиниринг һәм төзелеш сыйфатын контрольдә тоту Институты һәм финанс исәбе һәм идарәсе өлкәсендә Фәнни-тикшеренү институты белән берлектә "Смета ясаучы  атнасы -2017" үткәрәчәк, анда Рәсәйнең барлык төбәкләреннән инженерлар-сметачылар катнашачак. Чара хәзерге бәя кую һәм сметалы нормалаштыру системасында җитди үзгәрешләр белән бәйле әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышланган булачак. Өстәмә мәгълүматны алырга һәм теркәлергә чараның сайтында https://inter-regional.ru/ яки 8-800-700-86-69 телефоны буенча була.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның Спас районында Болгар ислам академиясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле дини конфессияләр вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты. 

1 сентябрь – белем көнендә, районның 34 белем бирү оешмаларында яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар үтте. Районның 673 баласы өчен беренче уку елы башланды. Техникумда автомеханик, повар, кондитер, гомумтөзелеш эшләре мастеры, җәмәгать туклануы продукциясе технологы, механик, авыл хуҗалыгы һәм башка белгечлекләре буенча квалификацияле эшчеләр әзерләү программалары тормышка ашырыла. Биредә барлыгы якынча 420 кеше укый, ике коррекцияле төркем бар– мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен. Капиталь ремонт агымдагы елның гыйнварында башланган һәм август аенда тәмамланган.

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2017 елның августында Нурлат шәһәренең "ТКХ ИК" МУП, Чистай шәһәрендәге "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ һәм "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде (2017 елның июлендә башланган иде).


2
сентябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 31 августына алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда 1 млн. 487,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 61,9 %ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.  


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Чүпрәле районында Кече Уби авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм капиталь ремонттан соң балалар бакчасы куллануга тапшырылды. Социаль-мөһим объектларны ачу тантанасында район башлыгы Александр Шадриков, РФ Думасы ТР Дәүләт һәм Дәүләт Советы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Ринат Гайзатуллин катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International