Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров белдерде.

Әгәр биш көн дәвамында уртача температура 8 градус җылыдан түбәнрәк булса, торак йортларга җылылык бирелергә тиеш, дип искәртте Насыйров.

“Электрон ММЧ, аерым алганда Gismeteo фаразлаулары буенча 7-10 октябрьдә уртача температура 8 һәм аннан түбәнрәк  булачак. Безнең алга 15 сентябрьгә ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен төгәлләү һәм, ихтыяҗ туган очракта, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларына җылылык бирә башлау бурычы куелган. Бу - беренче чиратта. Ел саен бу объектларга җылылыкны уртача температура 8 градустан югары булганда да бирәбез”, - дип ассызыклады Насыйров.

Яши торган бүлмәдә температура - 18-24 градус, ә бәдрәф һәм аш бүлмәсендә – 18-26, коридар һәм баскыч мәйданчыклары өчен 12-22 градус җылы норма дип саналуын да искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International