ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 13 сентябрь көнне Татарстан Респуликасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына" Казанда "Салават Күпере" торак комплексының "11-4 номерлы 340 фатирлы торак йорт"  объекты буенча  техник регламентлар һәм проект документлары таләпләргә туры килә торган бәяләмәсе  (№183/р) бирелгән.

 

2017 елның 12 сентябрендә "Казан Ярминкәсе" Күргәзмә үзәге базасында XIX Халыкара көзге төзелеш форумы кысаларында "Елның иң яхшы электригы" һөнәри осталык конкурсының III этабы узды. Конкурсантлар " Фатирның торак йортының электр челтәрләренә тоташтыру монтаж схемасы" практик биремен үтәгәннәр. Иң яхшы электрик булып Филиппов Николай Александрович билгеләнде- электромонтер буенча электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү "ҖЧҖ ЖЭК-54". 2 урынны Фәтхуллин Дамир госман улы - " ТЭК-38" ҖЧҖ электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер. 3 урынны Михайлов Рудольф Михайлович алды - " ТЭК-41" ҖЧҖ электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер.

Быел Казанда 340 йорт яны территорияләре төзекләндерелде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 11 зона төзекләндерелде. Алар арасында футбол-баскетбол кыры (288 кв.м.), спорт зонасы (120 кв.м.), хуҗалык зонасы (35 кв.м.), ял итү зонасы (380 кв.м.), урам китапханәсе һәм балалар өчен берничә зона: алты яшьтән зур балалар өчен уен зонасы (213 кв.м.), 3 яшь һәм аннан зуррак балалар өчен ике уен зонасы (130 кв.м. һәм 156 кв.м.), 2 яшьтән зур бабалар өчен уен зонасы (36 кв.м.). Төзекләндерү эшләрен башкару өчен 11,9 млн сум акча тотылды.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренән социаль ипотека буенча фатирлар алучысының ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев белән очрашу үтте. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм программа катнашучысын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук "Фон", "Свей", "Вектр" һәм "СтройКом" компанияләренең өлешләп төзүчеләре белән очрашу оештырылды, анда И. С. Гимаев күрелә торган чаралар һәм, гомумән, озак барган төзелешләр буенча вазгыять турында сөйләде.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев XIX Халыкара Көзге төзелеш форумын башлап җибәрде. Чара 12-15 сентябрь көнәрендә Казанда, " Казан ярминкәсе "күргәзмә үзәгендә үтә. Илшат Гыймаев шулай ук хәбәр иткәнчә, быел күргәзмәдә 60 тан артык компания катнашачак. Татарстан Республикасының төзелеш комплексы– Рәсәй Федерациясендә иң динамик рәвештә үсүче комплекс. Торак программаларын гамәлгә ашыру, социаль-мәдәни һәм спорт өчен билгеләнгән яңа объектлар төзү, сәнәгый төзелеш өлкәсендә эре проектлар – болар барысы да республикага берничә ел дәвамында бу өлкәдә лидерлык позицияләрен тотып калырга мөмкинлек бирә, " – дип ассызыклады И. С. Гимаев. Чыгышының ахырында Илшат Гыймаев барлык катнашучыларга форумда конструктив эш һәм яңа эшлекле контактлар теләде.

2017 елның 6 октябрьдә Казанда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Төбәкара клиник-диагностика үзәге (ТКДҮ) һәм "КАЗАН-ЭКСПО" оештырган "Сәламәтлек архитектурасында хәзерге заман инженерлык системалары" (Modern Engeneering Systems, MES) фәнни-гамәли конференциясе узачак. MES – бу заманча медицина үзәген ничек яхшырак проектларга һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә IT-системаны оештырырга, иҗтимагый биналар проектлауганда комфорт һәм куркынычсызлык тәэмин итү турында фикер алышу мәйданчыгы. Форумның программасы белән meskazan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.


9
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга 43 муниципаль берәмлектә 3 мең 122 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә карар 54 факт ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  бүген Түбән Камада эш сәфәре вакытында шәһәрнең “атасы” исемен йөрткән һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган - Николай Лемаев исемендәге скверда булды.


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

"Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Республика җитештергән нефть химиясе продукциясенең төзелеш тармагында куллануны киңәйтү "темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашуында түгәрәк өстәл узды. Чараның модераторы - ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Утырышны ачып, министр билгеләп үткәнчә, 2008 елдан башлап, республикада якынча 50 химия һәм нефть химиясе җитештерүләре файдалануга тапшырылган, алар төзелеш билгеләнешендәге йә төзелеш материаллары һәм әйберләре җитештерү өчен чимал булган продукцияне җитештерүгә юнәлешле. Югары технологияле төзелеш материаллары җитештерүен үстерү гамәлдәгеләрен предприятиеләрен модернизацияләү һәм реконструкцияләү, шулай ук яңаларны төзү шартларында бара. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар профессиональ дискуссиядә чыгышларда бөтен билгеләнгән мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Министр шулай ук төзелеш индустриясе предприятиеләренә Төзелештә Бәя урнаштыру Федераль Дәүләт Мәгълүмат Системасында төзелеш ресурслары смета бәяләрен формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат бирү турында искә төшерде.

Яңа уку елының беренче көнендә Федоровскоеда спорт мәйданчыгы тантаналы төстә файдалануга тапшырылды.  Аңа резина өслек түшәлгән, кием алыштыру өчен җылытылган ике бүлмәсе, тамашачылар өчен йөз урынга исәпләнгән трибунасы бар. Җәй көне анда волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнарга була, ә кыш айларында – хоккей. Спорт мәйданчыгына керү юлындагы символик ал тасма киселгәннән соң,  Кайбыч районы башлыгына Альберт Рәхмәтуллинга сүз бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International