Ирек Фәйзуллин нефть, газ, химия форумы кысаларында "түгәрәк өстәл" уздырды

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

"Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Республика җитештергән нефть химиясе продукциясенең төзелеш тармагында куллануны киңәйтү "темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашуында түгәрәк өстәл узды. Чараның модераторы - ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Утырышны ачып, министр билгеләп үткәнчә, 2008 елдан башлап, республикада якынча 50 химия һәм нефть химиясе җитештерүләре файдалануга тапшырылган, алар төзелеш билгеләнешендәге йә төзелеш материаллары һәм әйберләре җитештерү өчен чимал булган продукцияне җитештерүгә юнәлешле. Югары технологияле төзелеш материаллары җитештерүен үстерү гамәлдәгеләрен предприятиеләрен модернизацияләү һәм реконструкцияләү, шулай ук яңаларны төзү шартларында бара. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар профессиональ дискуссиядә чыгышларда бөтен билгеләнгән мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Министр шулай ук төзелеш индустриясе предприятиеләренә Төзелештә Бәя урнаштыру Федераль Дәүләт Мәгълүмат Системасында төзелеш ресурслары смета бәяләрен формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат бирү турында искә төшерде.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International