Татарстан Президенты Түбән Камада төзекләндерелгән Лемаев исемендәге скверда булды

2017 елның 8 сентябре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  бүген Түбән Камада эш сәфәре вакытында шәһәрнең “атасы” исемен йөрткән һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган - Николай Лемаев исемендәге скверда булды. Сквер проектын архитектор Эмил Сираҗетдинов эшләгән. Биредә төзелеп бетми яткан фонтан оригиналь проект нигезендә балалар мәйданчыгына әверелгән, ул “Иҗат баскычлары” дип атала һәм һәр баскыч аерым сәнгать төренә багышланган. Биредә үк сәхнә белән бергә амфитеатр урнашкан, акбур белән рәсем ясау өчен дивар эшләнгән һәм кеше буе шахмат фигуралары белән такта куелган. Агачлар, куаклар утыртылган. Рөстәм Миңнеханов яңартылган сквер буйлап үтте, күрше микрорайоннарда яшәүчеләр өчен ул озак көтелгән матур вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International